Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хезмәт ветераннарын өлкәннәр декадасы белән котладылар

Яр Чаллының хезмәт ветераннары пансионатында Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды.

Өлкәннәр декадасы Чаллыда инде сигез ел дәвамында үткәрелеп килә. Традицион рәвештә ул 1 октябрьдә старт ала.Пансионат стеналарында тернәкләнү үтүче өлкән буын кешеләрен бәйрәм белән Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева котлады.«Бер көнне генә түгел, ә тулы бер декаданы өлкән буын кешеләренә - автокаланы төзүчеләргә багышлау бик дөрес карар. Шәһәр һәм заводны сез төзедегез. Мәктәптә, хастаханәдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиесендә эшләдегезме сез, маляр яки ташчы булдыгызмы - анысы мөһим дә түгел. Ә иң мөһиме - менә бүген, 50 елга якын вакыт узгач та, без сезнең белән тату, күпмилләтле бер гаилә булып яшибез. Шәһәр мэры Наил Мәһдиевисеменнән, Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет исеменнән сезне котларга һәм шәһәребездә сез башлап җибәргән матур традицияләр өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Сезнең сәламәт, туганнарыгыз, якыннарыгыз, балаларыгыз һәм оныкларыгызның игътибар үзәгендә булуыгызны телим», - диде ул.Ветераннар хөрмәтенә бәйрәм концерты оештырылды. Өлкәннәр алдында Татарстан Республикасының атказанган артистлары Гөлдания Хәйруллина,Заһир Насыйбуллин, шулай ук шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады.Пансионатта дәвалану узучы хезмәт ветераннарына бүләкләр тапшырдылар.Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, автокалада хезмәт ветераннары пансионаты инде 23 ел дәвамында эшләп килә. Учреждениедә ел саен 700дән артык кеше дәвалана һәм тернәкләнү үтә, чаллылылар гына түгел, республика халкы да. Бу максатларга шәһәр бюджетыннан елына 4 млн сум акча бүлеп бирелә.

 

http://nabchelny.ru/news/33787

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев