Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда коронавирус фонында ялгыз пенсионерларга ярдәм итү штабы төзелә

Ветераннар советы, территориаль иҗтимагый берләшмәләр, профсоюз оешмалары ярдәме белән мохтаҗлар турында мәгълүмат җыю бара, параллель рәвештә волонтер отрядлары формалаша.

Чаллыда ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә ярдәм итү штабы төзелә. Өлкәннәргә үз фатирларыннан чыгарга киңәш ителми. Бу хакта журналистларга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр итте.

Башкарма комитет вәкиле сүзләренчә, хәзер ветераннар советы, территориаль иҗтимагый берләшмәләр, профсоюз оешмалары ярдәме белән мохтаҗлар турында мәгълүмат җыю бара, параллель рәвештә ялгыз өлкәннәргә ярдәм итәргә әзер булган волонтер отрядлары төзелә. Ярдәм, беренче чиратта, пенсионерларга азык-төлек, дарулар һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итүдән гыйбарәт.

«Штаб якындагы атна дәвамында эшкә керешәчәк. Аның гамәлләре полиция белән берлектә эшләнә, чөнки бу хәлдән мошенниклар файдаланырга мөмкин», — дип искәртте Хәлимов.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев