Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ришвәт алуда гаепләнүче директор урынбасары эше судка җибәрелде

47 яшьлек гаепләнүче колледжга укырга керергә ярдәм итү өчен, 3 абитуриенттан барлыгы 320 мең сумнан артык акча сорый.

Чаллыда медицина көллиятенең элеккеге директор урынбасарына  карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү тәмамланды. Ул ришвәт алуда һәм мошенниклыкта гаепләнә.
Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2021 елда шәфкать туташы эше буенча квалификация күтәрү төркемнәренең берсенә йөрүчеләр җитәкче урынбасарына старосталары аша 52,5 мең сум акча җыеп тапшыралар. Нәтиҗәдә, аларның барысы да зачет һәм имтиханнарын уңышлы тапшыру турында таныклылклар ала. 
Моннан тыш, 47 яшьлек гаепләнүче колледжга укырга керергә ярдәм итү өчен, 3 абитуриенттан барлыгы 320 мең сумнан артык акча сорый. Шул ук вакытта үзе кабул итү комиссиясендә булмый һәм барлык акчаларны да үзенә калдыра. 
Гаепләнүче әлеге җинаятьләргә өлешчә генә катнашы булуын таный. Җинаять эше судка җибәрелде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция суд