Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда "Сабан туе гүзәле - 2022" бәйгесе җиңүчесе билгеле - ВИДЕО

«Энергетик» мәдәният сараенда «Сабан туе гүзәле -2022» бәйгесенең финалы булды. Финалга чыккан, төрле өлкәләрдә эшләүче һәм укучы гүзәл 12 кыз җыр, бию, дини, мәдәни, спорт өлкәләрендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов җитәкчелегендәге жюрига җиңүчене билгеләү җиңел булмагандыр, чөнки гомуми бәйгеләрдә аларны күреп, бәяләү авыр.  Өстәвенә киемнәре дә бертөсле. «Сабан туе гүзәле» бәйгесе ел саен яңа форматта уза. Быел кызларыбыз барысы да матурлар, барысы да бер төслеләр.  Буе кыскарак булса да, Эльвина Шәйхетдинова барлык таләпләргә туры килде. Шунлыктан бертавыштан аны җиңүче итеп сайладык. Эльвина матбугат чаралары уздырган тавыш бирү нәтиҗәсендә дә җиңүче булды. Димәк, безнең фикерләр халык бәясе белән туры килде», – ди Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзадә Руденко. 

Жюри әгъзасы, Чаллының мактаулы гражданины Фәйрүзә Мостафина әйтүенчә, кызлар барысы да бишле билгесенә лаек. Аларга Алабуга дәүләт музей-тыюлык генераль директоры Гөлзадә Руденко бүләкләр тапшырды. Кызлар музей-тыюлыкның барлык музейларын карап чыга алачаклар. Махсус бүләккә исә Ләйсән Габдуллина лаек булды. Кызлар төрле номинацияләрдә җиңделәр. ТЭЦтан Ләйсән Бәдретдинова «Иң ягымлы тавыш иясе» булды. «Иң зифа кыз» номинациясендә Эльвина Шәйхетдинова җиңде. Әйтергә кирәк, Эльвина безнең сайтта да, «Күңел» радиосының да җиңүче булды. «Иң заманча кыз» номинациясендә җиңгән «Күңел» радиосының алып баручысы Адилә Идрисова радионың махсус бүләгенә лаек булды. 

Шәһәр хакимиятенең «вконтакте» битендә тавыш бирү нәтиҗәсендә 2000гә якын тавыш җыеп, Эдиля Габдрахманова җиңде. Аны башкарма комитетнең җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗәнова бүләкләде. Тукай районы Биклән авылы кызы Гүзәл Зыятдинова «Иң эшлекле кыз» дип табылды. Аңа районның мәдәният бүлеге башлыгы Рашат Фәйзерахманов махсус бүләк тапшырды. 

Дулкынландыргыч мизгел: башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов Эльвина Шәйхетдинованы быелгы бәйгенең җиңүчесе дип игълан итте. Шулай итеп, Поташов исемендәге техник көллият студенты җиңүче таҗына һәм чит илгә туристик юлламага лаек булды. Ул үзе теләгән илгә ялга бара алачак. 

Сабан туенда ул көрәш буенча абсолют батырны бүләкләүдә дә катнашачак. Эльвина дулкынланудан ул күз яшьләрен дә тыя алмады. «Мине милли рухта тәрбияләп үстергән әти-әниләремә һәм мине бәяләгән жюри әгъзаларына рәхмәт», – диде ул яшь аралаш.  

«Сабан туе гүзәле – 2022» бәйгесен Илнур Гомәров матур итеп алып барды. Тамашаны «Болгар», «Сәйлән» бию театры коллективлары, «Мизгел» ансамбле, Илшат Хәмәдиев, Равил Галиев һәм башка җырчылар бизәде. Чаллы егете Илгиз Шәйхразиевның да җырлавы матур, әмма мондый милли чараларда бәйрәмнең рухына туры килерлек киемнәрдән чыгыш ясаса, отышлырак булыр иде. 

«Сабан туе гүзәле» бәйгесе  Чаллының мәдәни тормышының үзенчәлеге. Аны көтеп алучы тамашачылар бар. Әти-әниләрнең кызларында  туган телгә,  мәдәниятебезгә, дингә мәхәббәт тәрбияләүләре хөрмәткә лаек. Саф татар телендәге бәйге-тамашаны матур итеп оештыручыларга да рәхмәт.  

Икенче көнне Эльвина Шәйхетдинова редакциябезгә килде. Аңа  газетабызның баш редакторы Резидә Юсупова Камила Закированың матурлык салонына сертификат тапшырды. 

Эльвинага әлеге бәйгедә катнашырга көллияттә тәкъдим иткәннәр. «Мин туган телемне бик яратам. Шуңа күрә үземне сынап карарга булдым. Моңа кадәр үзем генә бәйгеләрдә катнашканым юк иде. Мәктәптә укыганда бию буенча төркемләп катншатык. Бу минем беренче зур сынау һәм җиңү. Без бер ай остазларыбыз белән сәхнә осталыгына, вокал, бию серләренә төшендек. Мин җиңүгә  өметләндем. Бүләккә Россиянең мәдәни башкаласы – Санкт-Петербургка барасым килә», – диде булачак логист. «Сабан туе гүзәле – 2022» бәйгесендә җиңгән Эльвинаның  туган телебезне яратам, аны сакларга  телим дию күңелдә өмет уятты. Аңа уңышлар һәм бәхет телибез.

Зөлфия Галим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев