Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Виктор Цойны искә алу концерты август аена күчерделәр

Чаллыда совет рок-музыканты Виктор Цойның 60 еллыгына багышланган концерт август аена күчерелгән. Автошәһәр башкарма комитетының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова үзенең Telegram-каналында шул турыда хәбәр итте.

«Оештыручыларның теләк һәм тәкъдиме белән концерт август аена күчерелгән, датасын вакыйга көне алдыннан хәбәр итәрбез. Оештыручылар фестивальне Мәдәният идарәсе белән берлектә тагын да масштаблырак итәргә карар кылды», – дип хәбәр итте Римма Мөхәммәтҗанова.

Элегрәк социаль челтәрләрдә концерт башкаручының репертуары аркасында булмый дигән мәгълүмат таралган иде. «Перемен требуют наши сердца», «Пачка сигарет» һәм башка композицияләр хакимият шиге астына эләкте мәгънәсендәге имеш-мимешләр чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев