Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа мәктәп төзелә

Чаллының 69нчы комплексында 1501 балага исәпләнгән яңа мәктәп төзелә. 29 мең квадрат метр мәйданлы бу обьектны 1 сентябрьгә төзеп тапшырачаклар.

Эшләрне тизләтү өчен һәркөн монда 350шәр эшче көч куя. Бүген төзелеш барышы белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә танышты.
 

«Мәктәп бу яңа районга һава кебек кирәк. Йортлар төзү дәвам итә, булган мәктәпләр тулы», - диде мэр.
 

Бүгенге көндә укырга керергә теләүчеләрдән 700ләп гариза кабул ителгән. 207се беренче сыйныфка керүчеләр. Быел 12 сыйныф беренчеләрне кабул итәчәк. Гомумән, беренче елны 1100 бала укыячак.

Мәктәп юкка гына шәһәрдә иң зуры дип саналмый. Мисал өчен, “Адымнар” мәктәбе 1224 балага исәпләнгән. 62нче мәктәптә актлар залы да 780 кеше сыешлы. Чагыштыру өчен “Камаз”, “Энергетик” мәдәният сарайлары 700 урынлык.

Шундый ук проектлы зур мэктэп 34нче комплекста да төзеләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев