Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда янгын сүндерүчеләр футбол уйнады

Әлеге уенга Татарстанның төрле шәһәрләреннән командалар җыелды.

Чаллыда янгын сүндерүчеләр арасында «Fireball» дип исемләнгән футбол ярышлары узды. Ярышлар янгын сүндерүчеләрнең тулы хәрби экипировкасында үткәрелде. Катнашучылар термостойкалы курткаларда һәм чалбарда, шулай ук шлемнарда һәм противогазларда уйнадылар. Сүз уңаеннан, янгын сүндерүченең хәрби комплекты 30 килограмм авырлыкта.

Мондый авыр киемнәрдә Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Кама Аланы, шулай ук Актаныштан һәм Мөслимнән командалар бер-берсе белән ярышты.

Беренче этап нәтиҗәләре буенча Чаллы командасы (56нчы ПСЧ) беренчелекне алды, икенче урында - Менделеевск янгын сүндерүчеләре (86 нчы ПСЧ), өченче урында - Түбән Кама шәһәренең (62 нче ПСЧ) ут көрәшчеләре.

"Утлы" футболның икенче этабы исә Татарстанның Югары Ослан районының Иннополисында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы