Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе үз гаебен танымый - тикшерү комитеты

Чаллы Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе, 46 яшьлек Фәрхәд Латыйпов җинаять эшендә катнашы барлыгын кире кага, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Латыйпов бүген Чаллыда һәм Тукай районында җир кишәрлекләре үзләштерү фактына бәйле эшне тикшерү кысаларында тоткарланды. Автокала Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесенә «Вазифаи вәкаләтләрен...

Чаллы Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе, 46 яшьлек Фәрхәд Латыйпов җинаять эшендә катнашы барлыгын кире кага, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Латыйпов бүген Чаллыда һәм Тукай районында җир кишәрлекләре үзләштерү фактына бәйле эшне тикшерү кысаларында тоткарланды. Автокала Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесенә «Вазифаи вәкаләтләрен арттыру» һәм «Мошенниклык» маддәләре буенча гаепләү белдерелә.
Тикшерүчеләр тарафыннан Хәлиуллин белән Латыйпов эшчәнлегендә тагын бер эпизод ачыклана. Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2013 елда берничә кешедән торган төркем Чаллыда 40 мең һәм 5 568 квадрат метр мәйданны биләгән ике җир кишәрлеген үзләштерә. Шул ук вакытта, бу эштә җирле Башкарма комитет түрәләре дә катнаша. Югарыда аталган төркем алар белән сүз куеша һәм аукцион үткәрмичә генә җир кишәрлекләрен арендага бирү турында килешү төзиләр. Шуннан соң төркем «Санрайз Капитал» ҖЧҖ кишәрлекләрен арендалау хокукын 136,5 миллион сумга сата. Шул рәвешле, дәүләткә гаять зур күләмдә зыян килә.
Латыйпов җинаять эшендә катнашы барлыгын танымый. Тиздән тикшерүчеләр аны сак астына алу үтенече белән судка мөрәҗәгать итәчәк. Эшне тикшерү дәвам итә.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев