Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хәрби автомобилләре кинода төшә

КАМАЗны махсус автомобилләр җитештерү заводында эшәнгән "Тайфун-63968" хәрби автомобилләре Мәскәүдә төшерелеп ятучы блокбастер ягъни яңа фильм "геройлары". Бу хәрби техниканы кинорежессер Федор Бондарчук "Притяжение"("Тарту") дигән фильмда киң файдалана. Яңа кинокартина аеруча яшерен шартларда сер итеп төшерелә. Аның эчтәлегендә чит планетадан килүчеләрнең җирне басып алырга теләүләре сүрәтләнә дигән хәбәр генә бар....

КАМАЗны махсус автомобилләр җитештерү заводында эшәнгән "Тайфун-63968" хәрби автомобилләре Мәскәүдә төшерелеп ятучы блокбастер ягъни яңа фильм "геройлары". Бу хәрби техниканы кинорежессер Федор Бондарчук "Притяжение"("Тарту") дигән фильмда киң файдалана. Яңа кинокартина аеруча яшерен шартларда сер итеп төшерелә. Аның эчтәлегендә чит планетадан килүчеләрнең җирне басып алырга теләүләре сүрәтләнә дигән хәбәр генә бар. Фантастик фильмны төшерү өчен 520 миллион сум акча тотыла. Анда Сергей Гармаш, Олег Меньшиков кебек танылган артистлар уйный. КАМАЗда җитештерелгән автомобилләрдән тыш блокбастерда башка хәрби техникаларны да киң файдаланалар икән, шул сәбәпле барлык төшерү төркеменә һәм актерларга "Притяжение" турында мәгълүмат бирмәскә кушылып имзаларын алганнар. Фильм 2017 елның гыйнварында күрсәтелә башлый. Аны Мәскәүдән соң Чаллыда беренчеләрдән булып күрсәтәчәкләр. Бу аңлашыла да автогигант Тайфуннарны кинода төшү өчен махсус җитештергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X