Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы студентлары – “Ел студенты – 2016” республика премиясе лауреатлар

25 гыйнвар көнне Казанда "Пирамида" үзәгендә "Ел студенты - 2016" ТР студентлар премиясын тапшыру тантанасы үтте. Бәйгенең лауреатлары арасында чаллылар да бар. Автокала студентлары ике төрле номинация буенча финалга чыктылар. "Студентлары иҗтимагый оешмасы - 2016" булып Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының профсоюз оешмасы, "Студентларының иҗади коллективы - 2016" исеменә -...

Тантаналы чараның мөхтәрәм кунаклары арасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, РФ Федераль Жыены Дәүләт думасы депутатлары Ольга Павлова һәм Марат Бариев, Дәүләт Советы депутатлары Римма Ратникова, Рафис Бурганов һәм Ильшат Гафуров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре бар иде.

-Татарстанда 150 меңнән артык студент укый. Сезгә инвестицияләп без республиканың киләчәген кайгыртабыз. "Кеше капиталына" инвестицияләү - иң отышлы гамәл. Без барыбыз да Татарстанда алдынгы карашлы яшьләрнең яшәвен исбатладык. Татарстанның киләчәге ышанычлы кулларда. Сез моны укулардагы уңышларыгыз, яхшы гамәлләрегез һәм җәмгиятьтәге активлыгыз белән дәлиллисез, - дип әйтте үзенең чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин.

Быел "Ел студенты" премиясендә катнашуга рекорд санда гаризалар - 567 данә килде. Алар Татарстанның 18 шәһәреннән җибәрелде. Аларның күбесе Казан, Яр Чаллы, Алабуга һәм Әлмәт районнарыннан килде.

"2016 елның ел студенты" һәм "Гран-при" иясе булып К(П)ФУ студенты Нәфис Сираҗетдинов танылды.

Чараны ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан Республикасының югары уку йортлары ректорлары Советы, Татарстан Республикасы иҗтимагый яшьләр оешмасы "Татарстан Республикасы студентлар Лигасы" оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев