Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры–балаларга

1 июньнән башлап 4 июльгә кадәр Чаллы татар драма театры балалар өчен спектакльләрдән торган зур марафон уздыра. Көн саен диярлек (ялларны исәпкә алмаганда) артистлар өчәр әкият уйнап күрсәтәчәкләр. Аларның башлану вакыты - 9.30, 10.40, 15.30.

«Нәни тамашачыларыбыз өчен без ел саен яңа спектакль чыгарып барабыз, - ди театрның директоры Рашат Фәйзерахманов. - Безнең репертуарыбызда Валентин Катаевның «Тылсымлы чәчәк» мавыктыргыч әкияте, Эсфир Яһудинның юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтә торган «Светофория» спектакле, Рөстәм Фатыховның «Урман кызы» кебек искиткеч сәхнә әсәрләребез бар. Быел җәйге каникул башлануга режиссер Нәфисә Исмәгыйлева театрыбызның яшь көчләре белән берлектә Фәнәвил Галиевнең «Ак тычкан» әкиятен яңартты. Хәзер бу спектакльне балалар Тататарстан Республикасының ике дәүләт телләрендә - татарча һәм русча карый алалар. Без үзебезнең матур, кызыклы әкиятләребезне театр сәхнәсендә дә, мәктәпләрдә оештырылган лагерьларда да, шәһәр читендәге сәламәтләндерү һәм спорт лагерьларында да уйныячакбыз».

Сезнең мәче белән тычкан дуслыгы хакында ишеткәнегез бармы? Булмаса, театрга ашыгыгыз! Яшәгән ди бик акыллы, тәртипле Мияубәк исемле песи малае. Ул тычканнар тотарга теләмәгән, кызганган ул аларны. Көннәрдән беркөнне аның башына бер уй төшә. Нигә әле ул тычкан тотып тамагын туйдырырга, аннан соң көне буе йокы симертеп кенә ятарга тиеш? Шуннан башка бер эш тә килмимени аның кулыннан? Ә ул яшәгән йортның идән астында тычканнар патшалыгы урнашкан икән. Көннәрдән-беркөнне шул патшалыкта тычкан кызы туган, аңа Чичиетта дип исем кушканнар. Гади тычкан гына булмаган ул, ак тычкан булган. Калган тычканнар аны үз яннарыннан куганнар, аның белән яшәргә теләмәгәннәр. «Син йә акка буялырга, йә үләргә тиеш!» - дигән шарт куйганнар. Ак тычкан икенче юлны сайлаган. Менә ул үлемгә хәзерләнеп мәчеләр яши торган җиргә килгән һәм Мияубәкне очраткан һәм алар бик тиз дуслашканнар. Ә мәчеләр һәм тычканнар бу дуслыкка ни диярләр? Чичиетта һәм Мияубәкне үз араларына кабул итәрләрме? Бу сорауларга җавапны сез «Ак тычкан» әкиятен караганнан соң табарсыз.

Чаллы татар драма театрының башка әкиятләре дә бик мавыктыргыч һәм кызыклы. Аларны күрәсегез килсә, 8-927-454-35-48 яки 380-578 телефоннарына шылтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев