Шəhри Чаллы

Чаллыда бала туу очраклары кими

2017 елның соңгы 2 аенда Чаллыда 1098 бала дөньяга килгән. Бу узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 18% кимрәк. 2016 елның гыйнвар һәм февраль айларында 1341 нарасый туган булган. Шәһәр ЗАГС идарәсе белгечләре ышандыруынча бу кышкы айлар өчен гадәти хәл. Әмма шулай да моннан алдагы елларда әлеге күрсәткеч нибары 4-8 %...

2017 елның соңгы 2 аенда Чаллыда 1098 бала дөньяга килгән. Бу узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 18% кимрәк. 2016 елның гыйнвар һәм февраль айларында 1341 нарасый туган булган. Шәһәр ЗАГС идарәсе белгечләре ышандыруынча бу кышкы айлар өчен гадәти хәл. Әмма шулай да моннан алдагы елларда әлеге күрсәткеч нибары 4-8 % гына түбән төшкән булган. Тагын бер күңелсез статистика - узган ике айда Чаллыда үлүчеләр саны да 3,8 % арткан. Барлыгы гыйнвар һәм февраль айларында шәһәрдә 828 кеше бакыйлыкка күчкән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: