Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда балалар Коръән укуда көч сынашты

Чаллыда балаларның республика күләмендә XXII Коръән уку бәйгесе булып узды. Елдан-ел анда катанучы балалар саны арта.Бәйгегә килүчеләрнең географиясе дә киңәя. Коръән уку осталыгы бәйгесендә Удмуртиянең Можга шәһәреннән, җөмһүриятебезнең Аксубай, Актаныш, Чирмешән, Тукай, Түбән Кама, Алабуга, Мөслим, Әлмәт, Әгерҗе, Казан, Менделеевск, Чаллы шәһәр-районнарыннан 140 бала (72 ир бала һәм 68 кыз...

Чаллыда балаларның республика күләмендә XXII Коръән уку бәйгесе булып узды. Елдан-ел анда катанучы балалар саны арта.Бәйгегә килүчеләрнең географиясе дә киңәя.

Коръән уку осталыгы бәйгесендә Удмуртиянең Можга шәһәреннән, җөмһүриятебезнең Аксубай, Актаныш, Чирмешән, Тукай, Түбән Кама, Алабуга, Мөслим, Әлмәт, Әгерҗе, Казан, Менделеевск, Чаллы шәһәр-районнарыннан 140 бала (72 ир бала һәм 68 кыз бала) катнашты. Балаларны үзенә шәһәрнең шәһәрнең "Ак мәчет"е җыйды. Коръән уку осталыгы бәйгесен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы мөхтәсибәте, "Ислам нуры" дини-эшмәкәрлек Үзәге оештырды. Балаларның осталыгын шәһәр мәчетләре хәзрәтләре бәяләде. Бәйгедә Татарстан мөселманнары мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты. Ярышта малайлар аерым , кызлар аерым көч сынашты. Катнашучылар биш яшь төркеменә бүленеп үз гыйлемнәрен күрсәттеләр.

7 яшькә кадәрге малайлар төркемендә призлы урыннар алучылар:

Хәсән Закиров (Чаллы) - беренче;

Нуриман Корбанов (Әгерҗе) - икенче;

Ибраһим Саттаров (Тукай районы).

7 яшькә кадәрге кызлар арасында җиңүчеләр:

Мәрьям Сәгъдиева (Алабуга) беренче;

Нәзилә Агабалаева (Чаллы) - икенче;

Мәрьям Шәмсетдинова (Алабуга) өченче.

10 яшькә кадәрге малайлар төркемендә:

Ямин Хәйдәров (Алабуга) - беренче;

Юсуф Галиев (Түбән Кама) - икенче;

Амаль Гаджиев (Чаллы) - өченче.

10 яшькә кадәрге кызлар төркемендә:

Хәдичә Хаҗиева (Тукай районы) - беренче;

Әминә Хәйретдинова (Түбән Кама) - икенче;

Мәрьям Гыйззәтуллина (Түбән Кама) - өченче.

13 яшькә кадәрге малайлар төркемендә:

Ибраһим Гомәров (Чаллы) - беренче;

Кәрим Хуҗин (Алабуга) - икенче;

Әмин Шәйдулов (Түбән Кама) - өченче.

13 яшькә кадәрге кызлар арасында:

Мәръям Хаҗиева (Тукай районы) - беренче;

Гайшә Хәйбрахманова (Түбән Кама) - икенче;

Зәйнәб Хәйретдинова (Түбән Кама) - өченче.

15 яшькә кадәрге егетләр төркемендә:

Габдулла Әүхәдиев (Әлмәт) - беренче;

Мөхәммәд Гарифуллин (Актаныш) - икенче;

Әхмәд Әүхәдиев (Түбән Кама) - өченче.

15 яшкә кадәрге кызлар арасында:

Хәбибә Мөфлихунова (Әлмәт) - беренче;

Кәримә Газизуллина (Можга шәһәре, Удмуртия) - икенче;

Гүзәл Сабирҗанова (Чаллы) - өченче.

Бәйгенең иң яшь катнашучысы призына ия булучылар:

Кәрим Нуруллин (Чаллы) - 2 яшь;

Гайшә Юсупова (Түбән Кама) - 2 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев