Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кер юу машиналары җитештерә башлыйлар

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Haier компаниясе җитәкчелегенең ТР президенты Рөстәм Миңнеханов белән килешү төзүләре турында белдерде. Кытай компаниясе шәһәрдә сәнәгать мәйданы үсешенә 1 млрд доллар акча инвестицияли. 5000 нән артык эш урыны булдырылачак. Яңа сәнәгать паркы булдыру өчен шәһәрдә 124,9 гектар мәйдан бүлеп бирелгән, дип яза «Челнинские известия» газетасы. Наил...

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Haier компаниясе җитәкчелегенең ТР президенты Рөстәм Миңнеханов белән килешү төзүләре турында белдерде.

Кытай компаниясе шәһәрдә сәнәгать мәйданы үсешенә 1 млрд доллар акча инвестицияли. 5000 нән артык эш урыны булдырылачак. Яңа сәнәгать паркы булдыру өчен шәһәрдә 124,9 гектар мәйдан бүлеп бирелгән, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

Наил Мәһдиев сүзләренчә, 2019 елда кер юу машиналары җитештерүче заводны эшләтеп җибәрергә ниятләнә. Алга таба телевизор заводы һәм катлаулы көнкүреш техникасы заводы үз эшен башлап җибәрер дип көтелә. Алар барысы да Haier компаниясенең сәнәгать паркында урнашачак.

Исегезгә төшерәбез, компания КИП «Мастер» территориясендә бер завод төзеде инде. Анда бүгенге көндә 500ләп кеше хезмәт куя. Быел завод 113 мең суыткыч эшләп чыгарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X