Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда әкияти урман барлыкка килергә мөмкин!

Әкияти урман һәм патшалык күперләре- нәкъ шушы исемгә туры килә торган парк безнең шәһәрдә төзеләчәк. Гомумроссия халык фронты активистлары шәһәрне төзекләндерүче дәүләт программасы кысаларында Чаллыда 5 яңа парк барлыкка китерү турында әйттеләр. Әлеге теләк белән алар дәүләт хакимиятенә мөрьәҗәгать иттеләр. Активистлар Шилнә урманы территориясе, төгәлрәк итеп әйткәндә, 66,67 һәм 68нче...

Әкияти урман һәм патшалык күперләре- нәкъ шушы исемгә туры килә торган парк безнең шәһәрдә төзеләчәк. Гомумроссия халык фронты активистлары шәһәрне төзекләндерүче дәүләт программасы кысаларында Чаллыда 5 яңа парк барлыкка китерү турында әйттеләр. Әлеге теләк белән алар дәүләт хакимиятенә мөрьәҗәгать иттеләр.
Активистлар Шилнә урманы территориясе, төгәлрәк итеп әйткәндә, 66,67 һәм 68нче микрорайонда экопарк төзергә тәкъдим иттеләр. Артем Леонов сүзләренә караганда, иң элек әлеге территорияне чуп-чурдан, төзелеш материалларыннан арындырырга кирәк. Бары тик шуннан соң гына аллеяны булдыу эшенә тотынырга була. Монда велоюллар, балалар мәйданчыгы, гадәти булмаган агачлар ярдәмендә әкияти урман, чишмә ясарга ниятлиләр.

Яшьлек проспекты артында яжа микрорайоннар калкып чыга, щлеге парк яшт гаиләләр өчен яхшы ял итү урыны булыр иде.

Проектлар исемлегендә "Олимпийский" спорт паркы, 52 нче комплекс һәм двигательләр заводы арасында урнашкан парк, КФУ корпуслары яны парклары һәм "Жемчужина» шифаханәсе территориясе кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев