Шəhри Чаллы

Чаллыда студентларның хезмәт отрядлары төзелә

Чаллыда беренче тапкыр "Студент һәм укучы яшьләрне эшкә урнаштыру үзәге" муниципаль автоном учреждениесе ярдәме белән студентларның хезмәт отрядлары төзелә башлады. Быелгы җәйдә студентлар кайларда эшләргә теләк белдерәләр соң? Казан федераль университетың Чаллы филиалында сораштырулардан күренгәнчә яшьләрне күбрәк акчалы хезмәтләр җәлеп итә икән. Әйтик, Ерак Көнчыгышта балык эшкәртү комбинатына эшкә барырга...

Сахалин балык эшкәртү комбинатында хезмәт хакы кызлар өчен аена 90 мең сум чамасы. Хезмәт тә җиңелләрдән түгел, консерва банкаларын катыргы әрҗәләргә тутырасы, төисе. Ә егетләргә 120 мең сум түләмәкчеләр, аларны үтә авыр хезмәтләргә куячаклар һәм эш сәгатьләре дә озынрак булачак.Сахалинга поезд белән барасы, билет бәясе бер якка 19 мең сум чамасы.

Күпләрне Россия тимер юллары компаниясе ерак араларга йөрүче поездларга проводниклар булып эшләргә чакыра, 25 мең сум хезмәт хакы вәгъдә итәләр биредә. Студентларның Кырымга бик барасылары килми, чөнки монда алар өчен хезмәт хакы уртача 10 мең сум тирәсе. Әммә диңгездә коенып, эшләп тә, ял итеп тә кайтуны исәпкә алсаң начар вариант түгел. Чаллы студентларын республикабызның үзендә, төрле өлкәләрдә (нигездә төзелешләрдә) эшләү өчен дә мөмкинлекләр тудырачаклар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: