Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тагы ике радио сөйли башлады

Чаллыда тагы ике радиостанция сөйли башлады. Аларның берсе "Дача" радиосы, икенчесе Comedy Radio. Аларга "СТВ-МЕДИА" холдингы хуҗа. "Дача" совет чорында популяр булган җырларга өстенлек бирсә, "Комедия"сы чит ил музыкасы белән бергә төрле кызыклар, анекдотлар шуның ише күңел ачу программалары белән тулы радио. Бу һәр ике радионы Чаллыда гына түгел күрше...

Чаллыда тагы ике радиостанция сөйли башлады. Аларның берсе "Дача" радиосы, икенчесе Comedy Radio. Аларга "СТВ-МЕДИА" холдингы хуҗа. "Дача" совет чорында популяр булган җырларга өстенлек бирсә, "Комедия"сы чит ил музыкасы белән бергә төрле кызыклар, анекдотлар шуның ише күңел ачу программалары белән тулы радио. Бу һәр ике радионы Чаллыда гына түгел күрше Тукай, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск районнарында да тыңлап була. Урысча радиостанцияләр артып тора, һаман милләттәшләребез яратып тыңлый торган "Күңел" радиосы FM дулкыннарында сөйләп китә алмый әле. План буенча ул ноябрь аенда булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев