Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда террорчылык турында 3 ялган хәбәр теркәлгән

Шә­һә­ре­без­дә тер­рор­чы­лык ту­рын­да ял­ган хә­бәр җит­ке­рү­че­ләр ак­тив­лаш­кан. Агым­да­гы ел­ның ту­лы бул­ма­ган өч ае эчен­дә шун­дый 3 җи­на­ять оч­ра­гы тер­кәл­гән. 2 март көн­не шә­һә­ре­без­нең 28 ком­п­лек­сын­да ур­наш­кан мәк­тә­бен­дә бе­лем алу­чы 9 яшь­лек ма­лай ян­гын чы­гу ту­рын­да по­ли­ци­я­гә хә­бәр итә. Нә­ти­җә­дә, уку йор­тын­нан 925 уку­чы һәм 54 пе­да­гог эва­ку­а­ци­я­лә­нә. Әм­ма би­на­ны тик­шер­гән­нән...

Лә­кин кы­зык бу­лып то­ел­ган га­мәл аны җит­ди җә­за­дан сак­лап ка­ла ал­ма­ган. Ул Җи­на­ять ко­дек­сы­ның 207 мад­дә­се - "Ял­ган тер­рор­чы­лык ту­рын­да кү­рә­лә­тә хә­бәр итү" бу­ен­ча хө­кем ите­леп, ба­лигъ бул­ма­ган ба­ла­лар бе­лән эш­ләү ида­рә­се­нә исәп­кә ку­ел­ган, ә аның әти-әни­се ад­ми­нис­т­ра­тив штарф­ка тар­тыл­ган.

18 фев­раль кө­нен­дә исә "112" хез­мә­те­нә йорт­ны шарт­ла­ту ту­рын­да хә­бәр тер­кәл­гән. Әм­ма аны тик­шер­гән­нән соң, шал­ты­ра­ту­чы­ның пси­хо­нев­ро­ло­гия дис­пан­се­рын­да исәп­тә то­руы мәгъ­лум бул­ган.

Рос­сия Эч­ке эш­ләр ми­нис­тр­лы­гы­ның Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы бу­ен­ча со­рау алу (доз­на­ние) бү­ле­ге­нең баш­лы­гы Фәй­рү­зә Га­ли­е­ва әй­тү­ен­чә, мон­дый ял­ган хә­бәр­ләр еш кы­на мәкп­тәп­ләр һәм ки­бет­ләр ту­рын­да хә­бәр ите­лә икән. Шал­ты­ра­ту­чы­лар­ның мак­са­ты - уку уч­реж­де­ни­е­лә­рен­дә дә­рес­ләр­не өзү, көн­дәш­ләр­не кур­кы­ту, алар­га та­быш алыр­га ко­ма­чау­лау, үч алу, ху­ли­ган­лык мо­тив­ла­ры. Еш кы­на мо­ңа исерт­кеч эчем­лек­ләр кул­ла­ну да этә­рә. Ми­сал өчен 2015 ел­да шә­һә­ре­без трак­ти­рын­да шун­дый исе­рек ке­ше, тә­нен­дә бул­ган кар­ди­ос­ти­му­ля­тор про­вод­ла­рын күр­сә­теп, би­на­ны шарт­ла­там дип кур­кыт­кан. Әле га­мә­ле өчен аны төр­мә­гә утырт­мый гы­на 1 ел­га ире­ген­нән чик­лә­гән­нәр, ягъ­ни ул бил­ге­ле бер ва­кыт­та өйен­дә бу­лыр­га, һәр­чак учас­ток ин­с­пек­то­ры яны­на ба­рып бил­ге­лә­неп йө­рер­гә ти­еш.

По­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­ре ис­кәр­тә, яз­гы ай­лар - мон­дый шал­ты­ра­ту­лар­ның ак­тив­ла­шу чо­ры. Мо­ңа пси­хик ха­ләт­нең кис­кен­лә­шүе еш кы­на сә­бәп бу­ла. Әм­ма ша­я­ру­лар да бул­га­лый. Әти-әни­ләр­гә ял­ган хә­бәр­ләр өчен күп­сан­лы штраф­лар тү­лә­мәс өчен, ба­ла­лар бе­лән сөй­лә­шү­ләр уз­ды­рыр­га ки­рәк. Әле­ге җи­на­ять өчен җа­вап­лы­лык 14 яшь­тән баш­лап бил­ге­лә­нә. Штраф кү­лә­ме 200 мең сум­га ка­дәр, ә ирек­тән мәх­рүм итү 3 ел­га ка­дәр бу­лыр­га мөм­кин. Шу­ңа да ба­ла­лар­га мон­дый ша­я­ру­лар­ның зы­я­ны ту­рын­да һәр­чак сөй­ләп то­ру за­рур.

Аль­би­на ЗА­РИ­ПО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев