Чаллыда ВИЧ авырулы кешеләр саны арта
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ВИЧ авырулы кешеләр саны арта

2017 нче елда Чаллыда 208 ВИЧ авырулы кеше ачыкланган. Алдагы еллар белән чагыштырганда бу 17,6% азрак күрсәткеч. Бүгенге көндә 1940 ВИЧ инфекцияле кеше исәптә тора. Күп очракта инфекция сакланмый җенси мөнәсәбәтләргә керү (48,6%) һәм наркотик матдәләрне (50,5%) куллану сәбәпле тарала. Шул ук вакытта бу эпидемиологик процесска асоциаль төркемнәр генә керми....

2017 нче елда Чаллыда 208 ВИЧ авырулы кеше ачыкланган. Алдагы еллар белән чагыштырганда бу 17,6% азрак күрсәткеч. Бүгенге көндә 1940 ВИЧ инфекцияле кеше исәптә тора. Күп очракта инфекция сакланмый җенси мөнәсәбәтләргә керү (48,6%) һәм наркотик матдәләрне (50,5%) куллану сәбәпле тарала. Шул ук вакытта бу эпидемиологик процесска асоциаль төркемнәр генә керми.

Зарарланучылар арасында күпчелекне ирләр тәшкил итә (30 -39 яшьлекләр - 50% тан артык һәм 40-49 яшьлекләр -26,4%). ВИЧлылар арасында туберкулез белән авыручылар саны да арткан.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев