Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылы Равил Минһаҗевны Гуантанамо төрмәсеннән 20 гыйнварга кадәр күчерергә мөмкиннәр

АКШның гамәлдәге хакимияте үзенең вәкаләтләре вакыты төгәлләнгәнче, ягъни 20 гыйнварга кадәр Гуантанамодагы (Куба) махсус төрмәсеннән берничә тоткынны башка урыннарга күчерергә булган. Гуантанамодан күчерелергә тиешлеләр арасында тумышы белән Яр Чаллыдан булган Равил Минһаҗев та бар. Бу мәгълүматны Ак йорт матбугат сәркатибе Джош Эрнест даими брифингта журналистлар белән очрашуда раслады, дип хәбәр...

АКШның гамәлдәге хакимияте үзенең вәкаләтләре вакыты төгәлләнгәнче, ягъни 20 гыйнварга кадәр Гуантанамодагы (Куба) махсус төрмәсеннән берничә тоткынны башка урыннарга күчерергә булган. Гуантанамодан күчерелергә тиешлеләр арасында тумышы белән Яр Чаллыдан булган Равил Минһаҗев та бар. Бу мәгълүматны Ак йорт матбугат сәркатибе Джош Эрнест даими брифингта журналистлар белән очрашуда раслады, дип хәбәр итә ТАСС.

АКШның сайланган президенты Дональд Трамп моңа кадәр белдергәнчә, Гуантанамодан тоткыннарны күчерү "аларның соңгы чиккә җитеп куркыныч булуы, аларга сугыш кырына кайту мөмкинлеге бирергә ярамавы" белән аңлатыла.

Узган елның июнендә Равил Минһаҗевның шәхси эше АКШ хакимиятенең ведомствоара махсус комиссиясендә каралган. Июльдә комиссия аны куркынычсызлык гарантияләнгән очракта башка урынга күчерергә тәкъдим иткән. Әмма бу әлегә кадәр үтәлмәгән һәм моның сәбәпләре күрсәтелми. Минһаҗев Гуантанамода барысы 14 ел һәм 3 ай утыра.

Искәртеп үтик: Гуантанамо төрмәсенә чаллылы тагын 7 россияле белән берлектә эләккән. 2004 елда Генераль прокуратура 7 россиялене (Минһаҗевтан кала) ватанга җибәрүләренә ирешкән, алар тикшерү изоляторына урнаштырылган. Алар чикне законсыз кичүдә һәм наемга яллануда гаепләнә, ләкин 4 айдан, дәлилләр булмаганга, аклана, һәм 7се дә иреккә чыгарыла. Соңрак 3есе терактта катнашкан өчен кулга алынган, тагын 3се чит илгә киткән.

Равил Минһаҗев 90 нчы еллар уртасында дин тарафдары булган. 1995 елда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яр Чаллының Яңа бистәсендәге хәрби частенда азык-төлек склады мөдире булган. 1999 елда чираттагы ялга киткән һәм шул китүдән частька әйләнеп кайтмаган. 2000 елның февралендә Минһаҗев гаиләсе белән бөтенләйгә Таҗикстанга күченеп киткән, тагын 2 айдан якыннарын, сәбәбен аңлатмастан, кайтарып җибәргән. Кайбер мәгълүматларга караганда, чикне узып, Пакьстанга законсыз үтеп кергән. 2002 елның мартында Фейсалабад шәһәре читендә тоткарланган, аның үзе белән шартлаткыч матдәләр ясау рецептлары язылган блокноты булган. Бу мәсьәләдә Минһаҗев танышының матур итеп күчереп язуын сораганын әйткән. Үзәк разведка идарәсе - ЦРУ хезмәткәрләре сораулар алгач, аны Гуантанамога күчергәннәр.

2003 елның мартында Минһаҗевка карата 3 маддә буенча җинаять эше кузгатылган: "Дәүләт чиген законсыз кичү", "Наемга яллану", "Җинаятьчел төркем оештыру".

http://tatar-inform.tatar/news/2017/01/04/132591/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев