Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар Эльбрус һәм Алтай җирләренә сәяхәт кылу турында сөйләделәр

Габдулла Тукай исемендәге яр буенда урнашкан амфитеатрда, «Саф һавада белем» проекты кысаларында, чаллылылар Эльбруска менү һәм Алтайда ял итү турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Быеның май аенда Чаллыдан ун кеше Россия һәм Европаның иң биек тавына менү максатыннан ерак сәяхәткә кузгалдылар. Сәяхәтчеләр сөйләвенчә, алар бер-берләре белән таныш булмыйлар, әмма экспедиция аларны берләштерә. Башта төркем климатка ияләшү максатыннан 3200, 3800, 4800 биеклек арага менеп әзерлек үтә. Шул рәвешле көн саен әкренләп биеклекне арттыра баралар. Шулай да алар кыенлыкларга карамыйча Эльбрус очына менеп җитәләр һәм 5642 метр биеклектә Татарстан флагын Эльбрусның көнбатыш ноктасына урнаштырдылар.

Экспедициядә катнашучылар сүзләренә караганда, күтәрелү җиңелләрдән булмаган. Ул 12 сәгатькә сузылган, ә төшү вакыты 5 сәгатьне тәшкил иткән. Алар әйтүенчә, таудан төшкәндә үзеңне бүтән кеше итеп тоясың.

«Без бик зур көч һәм шул ук вакытта күңел күтәренкелеге тойдык. Кайтканнан соң, да озак кына уйландык. Берничә ай узгач тормышыма башка күзлектән карый башладым, минем яңа максатлар, ниятләр барлыкка килде. Моның өчен Эльбруска рәхмәтлемен», – дип сөйләде Илнур Абдуллин.

Чаллылыларның планында Килиманжаро тавына менү, Байкалга бару. Быел Алтай Республикасында булып кайткан чаллылар  әлеге сәяхәтләрен, Төркия ярларына альтернатива итеп тәкъдим итте.

Очрашу ахырында Илнур Абдуллин төшергән Эльбруска экспедиция турында фильм карадылар. Ул, һичшиксез, тамашачыларда зур кызыксыну уятты.

Искәртеп узабыз, җәй көне «Саф һавада белем» проектын мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлап җибәрде. Анда педагогика фәннәре кандидаты, этикет мәктәбе җитәкчесе Наталья Лызлова, халыкара класслы спорт мастеры, ТРның атказанган спорт мастеры Ирина Пермитина һәм Татарстан блогерлары Ринат Галиәхмәтов - «Татар малай» һәм Илназ Габидуллин - («Кызык-мызык») катнашырга өлгерде.

 

http://nabchelny.ru/news/33634

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев