Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының баш санитар табибы холера таралу куркынычы турында имеш-мимешләргә үз фикерен белдерде

Социаль челтәрләрдә таралган фейк хәбәрләр халыкны пошаманга салды. Юкса Россиянең башка төбәкләрендә инде аларны күптән кире кактылар.

Инде бер атна социаль челтәрләрдә чаллылылар холера таралу куркынычы хакында актив фикер алышалар. Чөнки кемнәрдер якын арада биологик диверсияләр булырга мөмкин дип, төрле мессенджерлар аша фейк хәбәрләр, имеш-мимешләр тарата.

Өстәвенә, шушы көннәрдә шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе илебезнең баш санитар табибы карары язылган хат алды. Анда холераны кисәтү буенча өстәмә чаралар күрү турында сүз бара. Бу  мәгълүматны медицина учреждениеләренә җиткерү хакында искәртелә, дип хәбәр итә "Челнинские известия" газетасы. 

Билгеле боларның барысы да халыкны пошаманга салды. Юкса Россиянең башка төбәкләрендә инде моңа охшаш хәбәрләрне кире кактылар. Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бәриев исә, сәламәтлек саклау идарәсенә җибәрелгән әлеге хат, бары тик планлы эшләр үткәрүне күздә тота, ди.

“Талпаннар активлашканда без урман бетләре турында сөлибез, агуланулар сезоны арткан чорда – җиләк-җимешләрне юып, ризыкларны эшкәртеп ашарга киңәш итәбез.  Монда ыгы-зыгы тудыру өчен бернинди сәбәп тә юк. Бу бары тик федераль хезмәтнең норматив акты. Без аны хастаханәләргә, теге яки бу очракка һәрвакыт әзер торсыннар дип,  җиткерергә тиеш. Бу безнең гадәти эш, ә фейклар алар һәрвакыт булачак”, - ди Илгизәр Габдулхаликович.

Аның сүзләренә караганда, холера – ул оспа яки үләт чире (чума) кебек юкка чыккан авыру түгел. Аны йоктыру куркынычы һәрвакыт булачак. Совет чорында, мисал өчен, тулы бер туристик теплоходлар холера госпитальләре булып эшләгән.  “Тик Чаллда эшләү дәверендә мин беркайчан да әлеге авыруны йоктыру очракларын хәтерләмим”, - ди шәһәрнең баш санитар табибы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы