Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чувашиядән килеп велосипед урлаган

9 август көнне 38 яшьлек ир-ат Яр буе паркында велосипедтта йөрергә чыга. Күпмедер вакыт үткәч, ул тимер атын агачка терәтеп куеп, якындагы бәдрәфкә кереп китә. Ир-ат кире чыкканда 10 меңлек велосипед инде урынында булмый. Як-ягына каранып алгач, ул үз тимер атын танып ала, аны таныш булмаган ир-ат алып бара.

Велосипед хуҗасы аны куып тота һәм кире кайтаруын сорый. Ә тегесе кире кага, велосипедны кайтарырга теләми. Якын тирә дә генә полиция хезмәткәрләре була, алар тавышка йөгереп киләләр. Ике ир-атны 3 нче полиция бүлегенә озаталар. Анда һәрберсеннән дә күрсәтмәләр алалар һәм әлеге вакыйганың нигезенә төшенәләр. Хәзерге вакытта тимер ат хуҗасына кире кайтартылган. 41 яшьлек Чувашия гражданинына карата җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев