Чирлисең икән – дәвалан!
Яңалыклар тасмасы

Чирлисең икән – дәвалан!

Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев коронавирус белән авырган кешеләргә, хезмәттәшләренә йоктырмас өчен, больничныйга китәргә кушты.

– Бу өлкәдә сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр өчен яңалык юк. Вакытында профилактика чараларын үтәргә, чирли башлауга табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аяк өсте йөреп ярты коллективны чирләтергә була.

Шәһәргә коронавируска каршы вакцина җитәрлек күләмдә кайтарылды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев