Кеше һәлак булды.
Бүген төнлә Чулманда тагын фаҗига булды. Моторлы көймә бетон пирска бәрелде. Фаҗига Чистайда, көймә пристане янында Гуськов урамы 60нчы йорт янында булды.
Көймәдә 5 кеше: ир-ат рульдә, 4 хатын-кыз. Бер хатын-кыз урында һәлак булды. 4 кешене Чистай үзәк район хастаханәсенә озатылды.
Якынча мәгълүматлар буенча йөртүче югары тизоектә барган һәм күз күреме начараю сәбәпле идарә итүне югалткан.
Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерү башланды.
Нет комментариев