Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дәниф, без сине яратабыз!

Мин Дәнифнең җырларын тыныч кына тыңлый алмыйм. Аның көчле, чиста, моңлы тавышы йөрәкне айкый, хискә сала, үзенә әсир итә. Бигрәк тә Әхтәм абый Миңнебаев көйгә салган "Акчарлакларым" җырын тыңлаганда күзләргә яшь килә. Бигрәк тә моңлы бала булган шул якташым - Актаныш егете. Татар дөньясында ул, һичшиксез, иң көчле, талантлы җырчыларның...

Мин Дәнифнең җырларын тыныч кына тыңлый алмыйм. Аның көчле, чиста, моңлы тавышы йөрәкне айкый, хискә сала, үзенә әсир итә. Бигрәк тә Әхтәм абый Миңнебаев көйгә салган "Акчарлакларым" җырын тыңлаганда күзләргә яшь килә. Бигрәк тә моңлы бала булган шул якташым - Актаныш егете. Татар дөньясында ул, һичшиксез, иң көчле, талантлы җырчыларның берсе.

Аллаһы Тәгалә кешегә бер яктан бәхетен киң кылса, икенче яктан ким дә итә икән. Дәнифкә дә шулай булды. Ул менә күп еллар авырый, чире бер көчәя, бер җиңеләеп китә. Җырчы егет бөтен авыртуларына, газапларына түзеп, сәхнәләргә чыгып баса. Җыр аңа яшәргә, алга өмет белән карарга ярдәм итә. Әле гаиләне туйдырасы, балаларны киендерәсе дә бар бит. Аның бердәнбер эше җырлау, кешеләргә саф моңын бирү.

...Мин Дәниф Шәрәфетдиновны күптәннән беләм. "Чаллы былбылы" җыр конкурсында җиңеп чыккач, аны Виталий Агапов үзенең "Моңлы Чаллы" җыр театрына эшкә алды. Беренче чыныгуы да шунда булды. Аннан Хәния Фәрхи талантлы егетне "Бәйрәм" ансамбленә чакырды. Дәниф менә шунда бөтен ихласлыгы белән ачылды да инде. Шунда якташыбыз композитор Илгиз Закиров аның уң кулы булды, бергә эшләгәндә алар икесе дә иҗатлары белән тагы да югарырак күтәрелделәр. Мин якташларның һәр уңышына сөенеп тордым. (Бүген Илгиз абый да авырый, йөрәгенә авыр операция ясатты, аңа да Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык бирсен! Тизрәк терелсен.)

...Дәниф көтмәгәндә авырып китте. Бу аның иҗатына мөкиббән киткән һәр кешене аяз көндә яшен суккан кебек булды. Җырчы бирешмәде, каты авыруны җиңәргә тырышты, үзендә көч тапты, сәхнәләргә чыгып, сагышлы җаннарны юатты.

"Соңгы вакытларда Дәниф Шәрәфетдинов югалып тора әле", дигән сүзләр миңа да килеп җиткән иде. Югалмады ул, иҗатташ дуслары белән "Кыйбла" исемле төркем туплап, Татарстанны, Башкортстанны иңләп гастрольләрдә йөрде. Аяусыз авыру аны торган саен борчып торса да сынатмады. Шул хәерсез чир быел җәй ахырында аны тәмам аяктан екты. "Август аенда көтмәгәндә аякларым авыртып, таякларга калдым, дияргә була. Табиблар бер ай дәвамында диагноз куя алмадылар. Соңрак, өченче ай дәвамында Казанда дәваланып, кыйммәтле дарулар куллана башлагач, хәлем бераз җиңеләйде кебек", - ди җырчы.

Бүген Дәниф бер-берсе 78әр мең сум торган уколлар ала. Шунсыз ул яши алмый. Ә мондый зур акчаларны ул каян алсын? Тиздән җырчыга катлаулы операция ясарга җыеналар, моның өчен дә күп акчалар кирәк - 120 мең сум. Ярый аның иҗатташ дуслары, якташлары бар. Көзен Актаныш якташлар җәмгыяте, Дәнифкә булышу йөзеннән, кичә оештырды. Инде декабрь башында җырчының дуслары хәйрия концерты үткәреп, шактый гына акча җыеп, аңа тапшырдылар. Чыннан да, Дәнифнең иҗатташ дуслары бик күп икән, башкалабыз Казаннан да, күрше Башкортстаннан да, үзебезнең Чаллы артистлары да килделәр. Барысының да теләкләре бер: Дәнифебез тизрәк терелеп аякка бассын!

"Сандугачлар бик күп алар, моңлылары аз була" - Дәниф Шәрәфетдинов кебек кабатланмас тавышлы җырчы сирәктер. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, яраткан җырчыбызга ярдәм итәргә теләсәгез, редакциябезгә шалтыратыгыз. "Шәһри Чаллы" газетасы сезнең игелекле кеше икәнегезне үз битләрендә язып чыгар, без сездән җыелган акчаларны Дәниф Шәрәфетдиновка тапшырырбыз. Һәммәбез дә исән-сау булыйк. Дәниф, тизрәк терел, без сине, моңлы тавышыңны яратабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев