Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дональд Трампта татар каны ага, дип саный Фатих Сибагатуллин

Американың яңа сайланган президенты Дональд Трамп та татар булып куймагае. Һәрхәлдә, Дәүләт Думасы депутаты, тарихи китаплар авторы Фатих Сибагатуллин шулай дип саный. "С уверенностью можно сказать, что в жилах Трампа течет татарская кровь. По крайней мере, есть ее следы. Дело в том, что он потомок народа, который произошел от смешения...

Американың яңа сайланган президенты Дональд Трамп та татар булып куймагае. Һәрхәлдә, Дәүләт Думасы депутаты, тарихи китаплар авторы Фатих Сибагатуллин шулай дип саный.

"С уверенностью можно сказать, что в жилах Трампа течет татарская кровь. По крайней мере, есть ее следы. Дело в том, что он потомок народа, который произошел от смешения хазар и тюрков. Раньше, как мы все знаем, был Хазарский каганат, который располагался на нижней Волге, там, где она впадает в Каспийское море", - дип яза ул "Бизнес Онлайн" электрон басмасында.

Алай гына да түгел, дөнья белән идарә итүчеләр дип саналучы Рокфеллерлар, Ротшильдлар, хәтта Барак Обаманың әнисендә дә татар каны бар дип фаразлый тарихчы депутат.
"Миром управляет смесь евреев с хазарами. На них похожи и наши мишары..." - ди Сибагатуллин.
Авторның бу язмасына карата комментарий калдыручылар да күп. Күпчелеге шаяру катыш язылган. "Трамп - Чирмешән мишәре булса кирәк! Сөйләвен тыңлап карагыз әле, ул Чүпрәле мишәрләре кебек цыкылдамый, ә чирмешәннәр кебек чыкылдый" дип язган берсе.
"Сибагатуллин - татарларның Трампы", - ди икенче укучы.
http://matbugat.ru/news/?id=17018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев