Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эчке эшләр идарәсендә – яңа җитәкче

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев җитәкчеләрне Чаллы Эчке эшләр идарәсе башлыгы Айрат Ханбиков белән таныштырды.

Ул Ханбиковның Алабуга милиция мәктәбендә укытучы булып башлаган хезмәт юлын югары бәяләде. «Аның хезмәт юлы милиция һәм полиция белән бәйләнгән. Ул барлык баскычларны үткән. Буа, Яшел Үзән шәһәрләре һәм районнарында эчке эшләр бүлеге башлыгы булып эшләгән. Казан юридик институтын, Эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамалаган. Бер сүз белән әйткәндә, бар яктан да әзер җитәкче. Аңа бу вазифаны ТР Эчке эшләр министры ышанып тапшырды», – дип мэр Айрат Равиловичка хезмәтендә уңышлар теләде, һәрьяклап ярдәм итәргә ышандырды.

Фото: zpravda.ru


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев