Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Ефәк юл» раллиендә кемнәр катнаша?

Быел «Ефәк юл» ралли-марафоны 6-16 июльдә уза. 10 этаптан торган ярышларга Әстерханда старт бирелә. Ә финиш Мәскәүдә була. Спортчылар комлы һәм таулы юлларда узышачаклар.

Россия данын әлеге мәртәбәле ярышларда «КАМАЗ-МАСТЕР» командасының дүрт экипажы: «Дакар»ның быелгы җиңүчеләре Дмитрий Сотников – Руслан Әхмәдиев – Илгиз Әхмәтҗанов; Эдуард Николаев – Евгений Яковлев – Богдан Кәримов; Андрей Каргинов – Андрей Мокеев – Иван Мальков; Сергей Куприянов – Александр Куприянов – Сергей Кренев. Раллида Эдуард Николаев һәм Дмитрий Сотников яңа спорт машиналарын «КАМАЗ-435091» сынаячаклар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев