Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Элвин Грей: “Тәнкыйтләсеннәр! Мине ул рухландыра гына…”

Ра­дик Юль­як­шин (Эл­вин Грей) сәх­нә­гә ки­нәт мен­де. Һәр­хәл­дә мин шу­лай уй­лыйм. Бер-ике җы­ры по­пу­ляр­лаш­ты да шун­нан соң бө­тен яшь җил­кен­чәк үлә бе­тә Юль­як­шин­ны тың­лый баш­ла­ды. Шак­тый ва­кыт җыр­лый икән ин­де ул. Яше дә бай­так. Ә сәх­нә­дән ка­рап то­рыш­ка нин­ди­дер яшүс­мер егет ке­бек ке­нә. Ту­ган кө­не 17 нче май­да. Ки­лә­се ел­га...

Ми­нем та­тар җыр­чы­ла­ры та­ри­хын­да ан­дый га­лә­мәт­не күр­гән юк иде әле. Тыш­кы кы­я­фә­тен­нән тыш, әй­тик, кон­цер­тын­да әз­мә­вер гә­ү­дә­ле сак­чы­лар­ның ба­сып то­руы, та­маш­чы­лар­ны тәр­тип бе­лән ге­нә кер­тү­лә­ре, сәх­нә­гә якын ки­тер­мә­ү­лә­ре, бил­ге­ле бер фа­нат­лар­ның һәр кон­цер­ты­на төр­кем төр­кем кү­чеп йө­рү­лә­ре. Сә­бә­бе бер ге­нә - ди­мәк, за­ма­на­га ту­ры ки­ләр­лек му­зы­ка иҗат итә Юль­як­шин. Та­ныл­ган җыр­чы­лар­ның кай­сы­дыр әйт­кән бит: "Әл­лә хал­кы­быз акыл­дан язып ба­ра­мы соң?" Ни­чек ке­нә бул­ма­сын бү­ген Эл­вин Грей яшь­ләр ара­сын­да по­пу­ляр, хәт­та "ме­га" ку­шым­ча­сын да өс­тәр­гә бу­ла­дыр. Мо­ңа кон­церт­ла­ры­на би­лет­лар­ның бе­рен­че ай­да ук са­ты­лып бе­түе ачык дә­лил. Зал ту­лы ха­лык­ны тор­гы­зып үз ар­тын­нан ка­бат­лар­га, ку­шы­лып җыр­лар­га, си­ке­реп би­ер­гә мәҗ­бүр итүе - баш­ка сый­мас­лы­ка хәл. Та­тар та­ма­ша­чы­сы­ның кай­чан дәр­рәү то­рып ба­сып яр­ты кон­церт буе то­рып би­е­гә­нен күр­гә­не­гез бар? Ми­нем юк иде.

Юль­як­шин ту­рын­да бер-ике сүз: Баш­кор­тос­тан­ның Өфе шә­һә­рен­дә ту­ган, Орд­жо­ни­кед­зев ра­йо­нын­да­гы 48 нче ли­цей­да укы­ган: Чер­ни­ков­ка бу­ла­рак та бил­ге­ле ул ра­йон­нар. Рус эс­т­ра­да­сы җыр­чы­сы Зем­фи­ра да нәкъ шул як­лар­дан. Кал­га­нын без әң­гә­мә ба­ры­шын­да ачык­ла­дык..

- Би­ек үр бе­лән то­таш­кан иҗат сук­ма­гы ни­чек, ни рә­веш­ле баш­лан­ды, кай­чан?

- Му­зы­ка­ны кеч­ке­нә­дән үк ярат­тым. Бе­рен­че адым­нар - компь­ю­тер­да му­зы­ка яза баш­ла­дым. Бер ма­лай­ның ни­чек итеп яз­га­нын ка­рап кү­реп тор­дым да, бик нык кы­зык­тым. Өй­гә кай­тып әни­не үгет­ләр­гә то­тын­дым. Компь­ю­тер алу­ын со­ра­дым. Бу якын­ча 12 ел элек бул­ган­дыр. Ме­нә шун­нан баш­лан­ды да ин­де. Му­зы­ка дөнь­я­сы­на ке­реп кит­тем: көн-төн йок­ла­мый­ча. Ә эш­лә­гән эш­ләр­нең нә­ти­җә­се әле ме­нә яңа­рак кы­на кү­ре­нә баш­ла­ды: кон­церт­лар кую бә­хе­те­нә иреш­тек...

- Кай­да да бул­са укы­дың­мы, җыр-му­зы­ка язу курс­ла­ры­на йөр­дең­ме?

- Ми­нем му­зы­ка бу­ен­ча бе­ле­мем юк. Бе­лем юк, ба­ры тик те­ләк ке­нә бар. Җыр язу, җыр­лау те­лә­ге бик көч­ле. Мо­ның өчен күп итеп эш­ләр­гә ки­рәк.

- Си­нең җыр­ла­рың­да үз та­вы­шың­мы ул? Яи­сә компь­ю­тер яр­дә­мен­дә үз­гәр­те­лә­ме?

- Кы­зык­лы со­рау, әл­бәт­тә... Төр­ле­чә дип әй­тер идем. Мин бит бе­рен­че чи­рат­та аран­жи­ров­ка бе­лән шө­гыль­лә­нәм. Му­зы­ка­сын язам, шу­ның өс­те­нә та­выш­ны яз­дыр­там. Ме­нә шу­лар ба­ры­сы да ми­нем кул бе­лән баш­ка­ры­ла.

- Ни өчен рус­ча җыр­лар­дан баш­ла­дың?

- Юк, алай тү­гел. Баш­корт­ча җыр­лый баш­ла­дым.. Баш­корт бе­лән бер­рәт­тән әз-мәз та­тар­ча да җыр­ла­дым. Ба­ры тик Мәс­кә­ү­гә күч­кәч ке­нә, урыс те­лен­дә җыр­лар яз­дыр­дык. Та­тар­стан­га кайт­кач, яңа­дан та­тар­ча­га гы­на кү­чел­де. Му­зы­ка­ны бик га­шыйк­мын, җыр­лар­га яра­там. Элек­тән үк шун­дый зур хы­я­лым бар иде: кон­церт­лар ку­я­сым кил­де. Үзем­нең җыр­ла­рым­ны җыр­лый­сым кил­де.

- Мәс­кә­ү­гә ба­ру­ың­ның мак­са­ты ни­дә иде?

- Мак­сат - шоу-биз­нес сер­лә­ре­нә тө­ше­нү. Шоу биз­нес­ны нык­лап өй­рә­нү, ан­да­гы бел­геч­ләр бе­лән хез­мәт­тәш­лек итү. Ул хез­мәт­тәш­лек хә­зер дә дә­вам итә. Без бит Та­тар­стан­га ни өчен кайт­тык? Озак­лап то­ру тү­гел иде исәп: күп бул­са яр­ты-бер ай. Бер-ике кон­церт ку­яр­быз да ки­тәр­без, дип уй­ла­ган идек. Та­ма­ша­чы җы­ел­са җы­е­лыр, җы­ел­ма­са икен­че тап­кыр кай­тып ка­рар­быз, янә­се. Бер-ике кон­церт ку­еп ка­ра­ды та... Га­җәп­лән­дек. Ха­лык күп ки­лә: "Без­не бе­лә­ләр икән мон­да", ди­гән нә­ти­җә яса­дык. Шул рә­веш­ле тот­кар­ла­ныр­га ту­ры кил­де.

- Та­ма­ша­чы­лар­ның күп бу­луы си­нең өчен кө­тел­мә­гән­чә бул­ды­мы?

- Әл­бәт­тә көт­мә­дек. Бө­тен­ләй алай бу­лыр дип уй­ла­ма­ган идек. Кон­церт­лар­дан соң шун­дый нә­ти­җә­ләр ту­ды: без ти­еш­ле ва­кыт­та кайт­кан­быз, ти­еш­ле урын­да, ти­еш­ле сә­гать­тә...

- "Эл­вин Грей" исе­ме ка­ян ки­леп чык­ты?

- Үзе­без уй­лап чы­гар­дык. "Эл­вин" дип элек­тән кеч­ке­нә­дән дус­лар атап йөр­тә­ләр иде. Икен­че өле­ше - Грей - бил­ге­ле бер ки­но­да­гы ми­нем ярат­кан ка­һар­ман - Ар­тур Грей. Ме­нә шу­лар ике­сен куш­тык та Эл­вин Грей ки­леп чык­ты. Ан­на­ры "Эл­вин и бу­рун­ду­ки" ки­но­сын чы­гар­ды­лар. Шун­нан соң мин үзен­нән-үзе бо­рын­дык­ка әве­рел­дем. Ох­ша­ган да бит...

- Си­нең имидж, сәх­нә­дә­ге рә­веш баш­ка­лар­дан бик нык ае­ры­ла. Дө­рес­тән дә нин­ди­дер мульт­фильм пер­со­на­жы­на да ох­шап то­ра­сың. Шул ук ва­кыт­та җит­ди те­ма­лар­га җыр­лый­сың...

- Ми­ңа бу ту­ры­да күп әй­тә­ләр. Кы­я­фәт га­дә­ти тү­гел: ки­ем дә, йөз дә. Ме­нә шун­дый нин­ди­дер сә­ер ке­ше ки­леп чык­кан ин­де мин­нән...

- Ки­ем­нәр­не шу­шы кы­я­фә­те­ңә, пер­со­на­жы­ңа ту­ры ки­те­реп сай­лый­сың ин­де, алай­са?

- Без­нең ди­зай­нер­лар бар. Ки­ем­нәр­не мах­сус тек­те­рә­ләр. Ба­ры­сы да үз эше­нең ос­та­ла­ры - про­фес­си­о­нал­лар. Кем­дер ми­нем стиль бе­лән шө­гыль­лә­нә, кем­дер фо­то­га тө­ше­рү, кем­дер ви­део яз­ды­ру бе­лән мәш­гуль. Ту­лы бер төр­кем алар. Һәр­бер ке­ше үз эшен бик ях­шы бе­лә.

- Бар­лык кыз­лар­ны да бор­чый тор­ган со­рау: йөр­гән кы­зың бар­мы?

- Ми­нем йөр­гән кыз ул - му­зы­ка. Му­зы­ка бе­лән йок­лар­га ятам, му­зы­ка бе­лән уя­нам. Аның бе­лән юы­нам, ашыйм, яшим.

- "Ике аяк­лы­лар" ара­сын­нан юк­мы­ни йөр­гән кыз?

- (Кө­лә) "Ике аяк­лы­лар"­дан әле­гә юк. Бел­мим кай­да йө­ри­ләр­дер...

- Ирек­ле син алай­сам?

- Әл­бәт­тә!

- Нәр­сә бе­лән шак­ка­ты­ра­сың та­ма­ша­чы­ны бы­ел­гы кон­церт­ла­рың­да?

- Иң мө­һи­ме - җыр. Кал­га­нын ки­лә­сез дә кү­рә­сез ин­де... (кө­лә) Бер­кай­чан да сце­на­рий­лар яз­дырт­ма­дым, яз­ма­дым. Сце­на­рий­лар өй­рән­гә­нем дә юк. Сәх­нә­гә чы­гам да җыр­лыйм...

- Яңа җыр­лар ни­чек туа?

- Үзен­нән-үзе. Яңа җыр­лар­ны да­и­ми рә­веш­тә язып то­ра­быз. Әле­гә ва­кыт кы­сан­рак. Ба­ры­бер ты­ры­ша­быз. Кө­не-тө­не эш­ли­без, йок­ла­мый­быз.

- "Жыр мы­ни бу? Җыр­лый да бел­ми бит ул Эл­вин Грей" - дип тән­кыйть­ли кай­бер ке­ше­ләр. Мо­ңа ни­чек ка­рый­сың?

- Тән­кыйт­лә­сен­нәр. Ми­не ул рух­лан­ды­ра гы­на. Тән­кыйть сү­зе­нә кай­гы­рып утыр­ган юк. Ки­ре­сен­чә, сөй­лә­сен­нәр ге­нә дим. Сөй­ли­ләр икән - ди­мәк, без дө­рес юл­да. На­чар сөй­ли­ләр­ме, мак­тый­лар­мы - аны­сы һәр­кем­нең үз эше. Акыл­лы ке­ше бер­кай­чан да арт­тан сөй­ләп, тән­кыйть­ләп йөр­ми ул. Йә бе­рәр төр­ле тө­гәл бер ки­ңәш би­рә, йә күз­гә ка­рап әй­тә. Ә гай­бәт сөй­ли тор­ган­нар­га, әби­ләр ке­бек, игъ­ти­бар ит­мим. Ан­дый­лар бар, бул­ды, бу­лыр­га ти­еш...

- Си­нең та­ма­ша­чың, си­нең өчен җа­нын фи­да кы­лу­чыл­дар асыл­да ул ба­ла­лар яшүс­мер­ләр... Бу кур­кыт­мый­мы?

- Юк, яшүс­мер­ләр ге­нә тү­гел, өл­кән­нәр дә бар. Кон­церт­лар­га ки­лү­че та­ма­ша­чы­лар­ның яшь чи­ге юк. Ба­ла­лар­дан алып 80 яшьrә ка­дәр. Һәр­бер бу­ын­га мах­сус­лаш­кан җыр­лар бар. Җыр­лар­ны бил­ге­ле бер ау­ди­то­ри­я­гә ге­нә дип яз­мый­быз. Га­и­лә бе­лән олы­сын­нан алып ке­че­се­нә ка­дәр бер­гә ки­лү­лә­ре­нә мин бик шат­мын...

- Га­и­лә ди­гән­нән, әти-әни­ең исән-сау­лар­мы?

- Әни исән, әти ин­де күп­тән гүр ия­се. Ми­ңа 11 яшь бул­ган­да ба­кый­лык­ка күч­те. Әни бе­лән гел бер­гә без. Ул ми­не һәр­ва­кыт гас­т­роль­ләр­дә дә оза­тып йө­ри. Бер­ту­га­ным бар. Без Өфе­дән аның бе­лән бер­гә чы­гып кит­тек. Ул - Санкт-Пе­тер­бург­ка, мин - Мәс­кә­ү­дә яшим. Да­и­ми кү­ре­шеп то­ра­быз. Асыл­да, зур бәй­рәм­нәр­дә. Әле ме­нә яңа­рак кы­на Ка­зан­да кү­реш­тек... Ә әти авы­рып үл­де. Мин аны бик ях­шы хә­тер­лим. Ми­ңа бә­лә­кәй чак­та гел бер үк сүз­не әй­тә иде: "Улым, зур үс­кәч ар­тист бу­ла­чак­сың", - дип еш ка­бат­ла­ды. "Та­ны­ла­чак­сың", - ди­де. Соң­гы кө­не­нә ка­дәр шул сүз­лә­ре ми­нем ко­лак тө­бен­дә тор­ды. Аст­ма авы­руы иде ан­да... Гел хас­та­ха­нә­дә бул­ды... Кү­реп, сөй­лә­шеп ка­ла ал­дым - шу­ны­сы­на сө­е­нәм....

- Әти­ең си­нең та­ны­ла­ча­гың­ны ал­дан фа­раз­ла­ган бу­лып чы­га алай­са?

- Әйе. Шу­лай бу­лып чы­га...

- Бәл­ки, шу­ңа да кө­тел­мә­гән­дә ка­бы­нып кит­кән­сең­дер...

- Алай тү­гел. Тиз бул­ма­ды ул. Бү­ген­ге уңыш­лар ар­тын­да күп көч һәм эш то­ра. Әй­теп то­рам бит, 12 ел мин ин­де шу­шы үр­гә та­ба үр­мә­лим. Күп эш­ли­без, йо­кы бик әз элә­гә. Тор­мыш юлын­да да иҗат юлын­да да төр­ле­се бу­ла: әй­бә­те дә, на­ча­ры да. Ике­се дә ки­рәк, чөн­ки тәҗ­ри­бә туп­ла­на. Акыл өс­тә­лә-өс­тә­лә ахыр чик­тә эшә­лә­гән эшең­нең нә­ти­җә­се ки­леп чы­га. Иң мө­һи­ме бер нәр­сә­дән дә ку­рык­мас­ка. Ба­ры тик ал­га та­ба хә­рә­кәт­лә­нер­гә!

- Әң­гә­мәң өчен рәх­мәт...

Рай­нур Әгъ­лә­мет­ди­нов

фотолар алынды - https://vk.com/elvin_grey

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X