Шəhри Чаллы

Элвин Грейдан татар милләтенә бернинди файда юк яки Сираҗи татар җырчыларының тетмәсен тетте...

Гаугалы журналист Искәндәр Сираҗи журналистлар белән очрашты. Искәндәр әфәнде үзенең кискен фикерләре белән таныш, шул исәптән татар эстрадасына карата тәнкыйте белән дә. Очрашуда ул күп кенә җырчыларга тәнкыйть яудырды. «Элвин Грейдан татар милләтенә бернинди файда юк, Элвин Грей дигән кушамат алганы өчен генә булса да», - диде Искәндәр Сираҗи. Радик...

Гаугалы журналист Искәндәр Сираҗи журналистлар белән очрашты. Искәндәр әфәнде үзенең кискен фикерләре белән таныш, шул исәптән татар эстрадасына карата тәнкыйте белән дә. Очрашуда ул күп кенә җырчыларга тәнкыйть яудырды.

«Элвин Грейдан татар милләтенә бернинди файда юк, Элвин Грей дигән кушамат алганы өчен генә булса да», - диде Искәндәр Сираҗи. Радик белән якыннан таныш түгел икән һәм аның популярлыгы нидән килүен аңламый.

Суперпопуляр Фирдүс Тямаевка карата да шундый ук фикердә булган. «Бу нинди недорозумение инде?» - дип карый торган булган Тямаев чыгышларын. Әмма бер утырып сөйләшкәннән соң, Фирдүсне аңлаган ул. «Әлегә минем концертка кеше йөри, шуңа концерт куям. Йөрми башлагач, туйлар-мәҗлесләр алып барырга чыгып китәчәкмен», - дигән җырчы. «Фирдүс өчен сәхнә бизнес икәнен аңладым, - ди Сираҗи, - әмма ул эчкерсез иҗат итә, шуңа да тамашачы аны ярата».

Очрашуда шулай ук «Үзгәреш җиле»н оештырган Венера Ганиевага, Буа театрын ташлап эстрадага киткән Ринат Рәхмәтуллинга һәм тагын бик күпләргә каты гына эләкте.

http://artistlar.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: