Файдалы кәнфитләр
Ингредиентлары барысы да табигый. ru.freepik.com
Түбәндәге рецепт буенча әзерләнгән кәнфиттән куркып-шикләнеп торасы юк: ингредиентлары барысы да табигый.
Кирәк булачак: 400-500 г кипкән җимеш (ниндие дә ярый), 100 г чикләвек, 3-5 аш кашыгы бал (сыек булса әйбәтрәк), 2-3 аш кашыгы көнҗет.
Эш барышы: кипкән җимешне суда тотканнан соң иттарткыч аша үткәрәбез. Чикләвекне газ мичендә бераз гына киптереп алгач, ваклап турыйбыз. Кипкән җимешне чикләвек белән бутыйбыз. Катнашмага, болгата-болгата, әз-әзләп бал кушабыз. Шарчыклар әвәләп, көнҗеттә тәгәрәтеп алабыз һәм 3-4 сәгатькә суыткычка куеп торабыз.
Фото ru.freepik.com сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев