Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Филүс Каһиров гаиләсен калдырып, Яңа елны чит илдә каршы алган

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров 2017 елны Америкада каршы алды. Ни өчен җырчы шундый мөһим бәйрәмдә улы Айдар белән авырлы тормыш иптәше Эльмираны калдырып чит илгә киткән икән? - "Мирас" ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рөстәм Рахматуллин белән эш буенча Майамига китәргә туры килде. 31е көнне соңга кадәр эшләдек, шуңа күрә Яңа...

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров 2017 елны Америкада каршы алды. Ни өчен җырчы шундый мөһим бәйрәмдә улы Айдар белән авырлы тормыш иптәше Эльмираны калдырып чит илгә киткән икән?

- "Мирас" ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рөстәм Рахматуллин белән эш буенча Майамига китәргә туры килде. 31е көнне соңга кадәр эшләдек, шуңа күрә Яңа елны иртәнге якта гына "каршы алдык". Майамида бик күп татарлар гомер итә. Алар татар халык җырларына сусап яши. Безнең белән саубуллашырга һич теләмәделәр. Аранжировкалы җырларны түгел, нәкъ менә баянга кушылып башкарган җырларны тыңларга теләүләрен белдерделәр. Бу теләкләрен тормышка ашырып, читтә яшәүче милләттәшләребезне сөендергән булсак, без бик бәхетле! - дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Филүс Каһиров.

http://tuylar.ru/filus-kahirov-gailesen-kaldyryp-yana-elny-chit-ilde-karshy-algan-3145

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев