Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Фокуслар күрсәтү серләренә әнием өйрәтте”, – ди “Сабан туе гүзәле – 2021” конкурсы катнашучысы Алия Авзалова

Алиягә 16 яшь. Ул – иң яшь катнашучы. Алия быел 54нче гимназиянең 10нчы математика сыйныфын тәмамлаган.

Киләчәктә дизайнер булырга хыяллана. Әлегә булачак уку йортын сайламаган, тагын бер ел уйларга вакыт бар дип әйтә. 
“Сабан туе гүзәле” конкурсы турында әнисе инстаграмнан укып белгән дә, кызына тәкъдим иткән. Алия исә бик теләп ризалашкан. Сайлап алу турында Алия оригиналь жанрда чыгыш ясаган. 
– Мин сайлап алу турында жюри әгъзаларына фокус күрсәттем. Минем чыгышым аларга бик ошады. Фокуслар күрсәтү серләренә дә әнием өйрәтте, – ди Алия Авзалова.

 

Р.S. Тавыш бирү 16 июнь, сәгать 12гә кадәр дәвам итә. Иң күп тавыш җыйган кызны редакциябездән кыйммәтле бүләк көтә. Кызларны үз тавышыгыз белән сөендерергә ашыгыгыз! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу