Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Футбол буенча дөнья кубогы 17 майда Казанга килә

Футбол буенча дөнья кубогы 17 майда Казанга киләчәк. Кубокның Россия шәһәрләре буенча туры 1 майда Владивостокта башлана, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

Футбол буенча дөнья кубогы туры 9 сентябрьдә Мәскәүнең «Лужники» Олимпия комплексында старт алды, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Трофей Россиянең 24 шәһәрен урап чыкты. 2018 елның гыйнварыннан май аена кадәр футбол буенча дөнья кубогы алты кыйтгадагы 50дән артык илдә булачак. 1 майда трофей яңадан Россиягә кайтып, аны тагын тугыз шәһәрдә күрсәтәчәкләр. Ул дөнья чемпионаты башланыр алдыннан Мәскәүдә үз юлын төгәлләячәк.

Дөнья кубогы — мундиальдә җиңүчеләргә тапшырыла торган төп бүләк. Ул чиста алтыннан эшләнгән, авырлыгы 6,175 килограмм тәшкил итә. Футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәрендәге 12 стадионда узачак.  

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев