«Гараж 500»тагы янгында зыян күргән эшмәкәрләр хәзер нишли?
Мэр Наил Мәһдиев җавап бирде.
«Заритал» («Гараж 500») агросәнәгать паркындагы янгында зыян күргән эшмәкәрләр турында күптәннән ишетелми. Аларның хәле ничек микән? Эшлиләрме? Журналистлар кызыксынып мэр Наил Мәһдиевка сораулар бирде.
«Алар турында бернәрсә дә ишетелмәгәч, димәк, барысы да яхшы. Алар төрле сәүдә нокталарына урнаштырылды. Кемдер шунда гына калды. Янгыннан соң икенче, өченче көн булган проблемалар бүген юк. Безгә мөрәҗәгать иткән эшмәкәрләрнең бер өлеше, 50дән артыгы ташламалы кредитлар алды. Проблеманы хәл итүдә безгә ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, премьер-министр урынбасары Мидхәт Рәфкать улы Шаһиәхмәтов ярдәм иттеләр. Кыска вакыт эчендә эшмәкәрләргә булдыра алганча булыштык. Шуңа күрә начар хәбәрләр ишетмисез икән, димәк, барысы да яхшы. Тормышта да шулай бит, кызы-улы әти-әнисенә шалтыратмый икән, димәк, барысы да яхшы. Шалтыратсалар, димәк, сораулары бар», – диде мэр.
Исегезгә төшерәбез, «Гараж 500» базарында янгын узган елның 2 декабрендә чыкты. 11,7 мең кв.м. мәйдандагы павильоннар янып бетте. 100гә якын эшмәкәр бизнессыз калды. Салынган зыян күләме миллионнар белән исәпләнә.
Мэр Наил Мәһдиев Автоградбанк буенча килеп чыккан проблемада да ярдәм итәчәген белдерде. Исегезгә төшерәбез, 17 июнь банк лицензиясез калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев