Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Автоградбанк буенча фикерен белдерде

«Бу шәһәр өчен дә, Автоградбанкка ышанган кешеләр өчен дә бик яхшы ситуация түгел», - ди Наил Мәһдиев.

Автоградбанкның лицензиясез калуы буенча Чаллы мэры Наил Мәһдиев фикерен белдерде. Аның әйтүенчә, җирле хакимият читтә каламячак: кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы вәкиле белән эшләячәк. 

«Килеп чыккан ситуациягә шәһәрнең катнашы юк. Шуңа да карамастан без битараф кала алмыйбыз. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгыннан бу эшләр белән билгеле җитәкче шөгыльләнәчәк. Ул 20 июньнән соң эшкә керешә. Карарбыз. Бу – банк структуралары эше. Без закон кысаларында кешеләр мәнфәгатьләре үтәлүе яклы. Дөрес, шәһәр өчен дә, Автоградбанкка ышанган кешеләр өчен дә бик яхшы ситуация түгел», – диде ул. 

Башкарма комитетка зыян күрүчеләр мөрәҗәгать итмәгән. 

Исегезгә төшерәбез, РФ Үзәк Банкы Автоградбанкының лицензиясен 17 июнь көнне алды. Бу хакта монда яздык. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев