Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хакимият күршесендә – яңа йорт

Чаллының эре компаниясе 17 катлы торак йортның проектын әзерләде. Ул шәһәрнең үзәгендә, хакимият белән янәшәдәге микрорайонда урын алачак. Төзелеш эшләре җәй көне башланыр дип көтелә. Әлеге территория инде күптән бүленгән булып саналса да, яңа бинага урын табылган. Төзүчеләр фикеренчә, 16/03 А торак йорты шәһәр үзәге архитектурасының иң матур бизәге булачак....

Чаллының эре компаниясе 17 катлы торак йортның проектын әзерләде. Ул шәһәрнең үзәгендә, хакимият белән янәшәдәге микрорайонда урын алачак. Төзелеш эшләре җәй көне башланыр дип көтелә. Әлеге территория инде күптән бүленгән булып саналса да, яңа бинага урын табылган. Төзүчеләр фикеренчә, 16/03 А торак йорты шәһәр үзәге архитектурасының иң матур бизәге булачак. Проектта гомуми куллану урыннарын, техник бүлмәләрне югары сыйфат белән бизәкләү күздә тотыла. Беренче катның идәне, плинтуслары һәм өлешчә стеналары керамограниттан эшләнәчәк. Ә калган катлардагы стеналарны фактуралы буяу белән капларга уйлыйлар. Шулай ук күп катлы йорт янында 300 машинага исәпләнгән махсус мәйданчык төзеләчәк. Ә менә йортны төзергә кайсы оешма алыначак - әлегә билгесез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев