Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәния ФӘРХИ: “Туганлык хисләрен акчага алыштырып булмый”

Татарстанның халык артисты, 16 тапкыр "Алтын барс" премиясенә лаек булган җырчыбыз Хәния Фәрхи-Биктаһирова илебезнең татарлар яшәгән төбәкләренә гастрольләргә йөри. 30 елдан артык сәхнәдә ул. Кайда гына чыгыш ясаса да, тамашачы аның һәр җырын алкышларга, ә үзен чәчәкләргә күмә. Шушы көннәрдә ул туган ягы Башкортстанда һәм Ырынбург өлкәсе шәһәрләрендә чыгыш ясап,...

- Хәния ханым, Уфадагы концертларыгыз бу юлы да зур уңыш белән үткән дип ишеттем. Алсуны нишләптер елаткансыз икән...

- Аллага шөкер, туган ягымда концертларым һәрвакытта уңышлы уза. Гомумән, бүгенге көндә татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә концертларыбыз матур, күңелле үтә. Безне көтеп алган дусларыбызга, тамашачыларыбызга рәхмәттән башка сүзем юк. Бу юлы концертта кече кызым Алсуга багышланган шигырьне укыдым. Ул балага анадан үгет-нәсихәт рәвешендә язылган. Ләйлә Дәүләтова аны бик мәгънәле итеп язган, ә мин күңелләргә үтәрлек итеп укыдым. Һәм шулай итеп Алсуыма көтелмәгән сюрприз ясадым. Әлбәттә инде кызымның күңеле тулды. Миңа чәчәк бүләк итәргә сәхнәгә чыккач та, күз яшьләрен шактый вакыт тыя алмады балакаем.

- Сез сәхнәгә һәрвакыт елмаеп чыгып, тамашачыларга күзгә күренми торган җылы энергетика таратасыз. Матур җырлавыгыз өстенә, сез мәгънәле, күңелләргә үтеп керерлек итеп сөйлисез дә бит әле. Ә бит сезнең тормыш та шома гына бармый. Кайгы җилләре ишегегезне еш шакый. Авыр вакытларыгызда кемнәргә таянасыз сез?

- Шөкер, Аллаһы Тәгалә сынауларны биреп тора. Ул яраткан кешесенә генә сынауларны өеп бирә ди. Мин шундый мәртәбәгә ия кешеләрнең берседер инде. Узган ел Мәскәүдә юбилей концерты алдыннан гына дүртенче энем вафат булган иде. Авыр вакытларымда ирем Габделхәй, кызларым, кияүләрем рухи терәгем булды. Без бергәләп авырлыкларны җиңдек. Аннан соң Мәскәүдә Кремль сараенда юбилей концертымны иҗатташ дусларым, тамашачыларым белән бергә гөрләтеп уздырдык. Аллага шөкер, 30 елдан артык концертларым тулы залларда үтә. Бу - мактану түгел, ә халкым, аның мәдәнияте белән горурлану.

- Хәния ханым, Алсу 18 яшьтә кияүгә чыкты. Бигрәк яшь бит, каршы килмәдегезме?

- Юк. Балалар бер-берсен яраталар, хөрмәт итәләр. Киявебез Руслан минем туган ягым Тәтешледән. Алар 2013 елда таныштылар, ике ел дуслашып йөргәннән соң, никах укыттык, ә быел августта туй ясадык. Киявем - курсант, эчке эшләр министрлыгы каршындагы Уфа юридик институтында, дүртенче курста укый. Аның бу өлкәдә зур уңышларга ирешәчәгенә иманым камил минем.

- Алсу КФУда укуын дәвам итәме соң?

- Казан финанслар университетында читтән торып укудан тыш, Алсуыбыз әкренләп эшли дә башлады. Яз көне макияж ясау буенча махсус курсларга йөрде. Бу шөгыль күңеленә ятты бугай, ул бу эш белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә. Әкренләп клиентлар базасын туплады. Руслан һәм безнең ярдәм белән өйдә кечкенә студия булдырды. Анда эшләр өчен барлык шартлар да бар.

- Шушы көннәрдә оныгыгызга 8 яшь тулды. Ул да әбисе кебек сәнгатькә гашыйк.

- Аллага шөкер, Әминәбез - безнең горурлыгыбыз. Ул "Дорога в город" төркеменә йөри. Биюгә гашыйк бала. Әминә гастрольләргә миңа караганда да күбрәк йөри бугай. Казанда узган шәһәр һәм республикакүләм бәйрәмнәрнең берсе дә бу ансамбль катнашыннан башка узмый. Мин аның сәнгать белән шөгыльләнүенә бик шат, чөнки җыр-бию яраткан кеше берничек тә начар була алмый.

- Сезнең репертуарыгыз кешеләр арасындагы эчкерсез мөнәсәбәтләргә багышланган матур җырлар белән тулылана бара. Тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп кергән виртуаль дөнья шартларында мондый ихласлылык күңелгә җылылык бирә. "Кадерлик туганнарны" җырын тыңлагач, сез туган хакын хаклаучы илаһи зат булып күз алдына киләсез.

- Мине туган нигез, әти-әнием рухы һәрвакыт үзенә тартып тора. Туган ягыма кайтып мин рухи азык алып киләм. Әнигә хөрмәт, туганнарны кадерләү - безнең гаилә өчен рухи кыйммәтләр. Аларны бернинди акчага да, байлыкка да алыштырып булмый. Шуңа күрә без, Аллага шөкер, туганлыкны кадерләп, дус-тату яшибез.

- Төпчегегез Алсу Уфада яши. Аның янына күчеп китәргә җыенмыйсызмы?

- Аллага шөкер, Россиянең һәр шәһәрендә безне көтеп торучы дусларыбыз, тамашачыларыбыз бар. Мин Казанга, Чаллыга, Уфага, Мәскәүгә һәм башка шәһәрләргә кайтам. Ә төп яшәү урыныбыз Казан. Уфада Алсудан башка энемнең кызы Миләүшә дә яши. Шулай булса да, Уфага күчәргә җыенмыйбыз. Казанда кызым Алия гаиләсе белән, туганнарыбыз, дусларыбыз яши. Оныкларыбыз Ясминә белән Әминә - безнең тормышка дәрт уятучы энҗе бөртекләрбез.

- Сезнең репертуарда "Сез дөньяда яши дисәләр" дигән бик мәгънәле җыр бар. Аны кем язды икән дип сорый тамашачылар.

- Аны, якташым, музыкант Илнур Саттаров иҗат итте. Бик зур мәгънә салынган бу җырны үзем дә бик яратам. Мин аны тамашачыларыма багышлыйм, чөнки алар яшәсәләр генә, без артистлар яшибез. Безнең иҗади гомеребез алар белән озыная бит.

- "Бәйрәм"нең составы даими рәвештә яңарып тора. Яшьләр белән эшләве кыен түгелме?

- Тормыш дәвам итә. "Бәйрәм" дә яңарып тора. Ансамбльдә Казан театр училищесын тәмамлаган 5 солист, Алсу исемле җырчы кызыбыз бар. Фәннур Нәҗипов 8 ел бездә инде. Музыкантларыбыз үз эшләренең осталары. Егетләр белән бергә без театраль тамашалар куябыз. Минем үземнең студиям бар. Яшь талантларга җыр яздырырга ярдәм итәм.

- Сездә Чаллы егете Дәниф Шәрәфетдинов та җырлаган иде. Аның белән аралашасызмы?

- Аллага шөкер, Дәниф исән-сау. Авариягә эләккәч аңа ярдәм иттек. Кызганычка каршы, хәзер ул озакка гастрольләргә чыга алмый. Мөмкинлек булганда аралашып торабыз. Ул гаиләсе белән балалар үстерә. Улы да үзе кебек бик матур җырлый. Безнең белән гастрольгә йөргәндә аны Коруза белән чагыштыра иделәр. Ул бүген дә шулай.

- Хәния ханым, күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар эстрадасын, җырчыларны тәнкыйтьләгән иде. Моңа карата сез нинди фикердә?

- Рөстәм Нургали улын мин бик хөрмәт итәм. Ул безнең патшабыз, аның белән килешми мөмкин түгел. Эстрада да табигать кебек. Монда да талантлы, тырыш җырчылар еллар дәвамында сәхнә югарылыгында кала, ә көчсезләр, ялкаулар үзләре үк юкка чыга.

- Яңа җырларыгызны туплап җыентык чыгармыйсызмы?

- Радио-телевидениедән җырларыбыз еш яңгырап тора. Концертларыбыз күп булу сәбәпле, җырлар яздырырга вакыт та юк. Безнең ансамбль белән аудио җыентыклар, дисклар сатучылар да йөри. Мин тамашачыларның аларны сатып алганнарын әлләни күргәнем юк. Тамашачыларым безне концертка килеп тыңлыйлар, "безгә җырчыны тере килеш күрү, тыңлау рәхәтлек бирә", - диләр алар. Ә дусларыма мин җырларны флешкага, дискка яздырып бирәм.

- Иң зур хыялыгыз нинди?

- Илләребез тыныч, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын иде. Кызганычка каршы, дөньяның кайбер төбәкләрендә бүген дә сугыш бара. Илебезгә мондый афәт килмәсен, балаларыбыз, оныкларыбыз тыныч илдә, бәхеттә-шатлыкта яшәсеннәр иде. Безнең гомеребез бәрәкәтле, җырдагыча матур узсын иде.

Әңгәмәдәш - Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев