Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иң-иңнәрен билгеләделәр

Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрнең Яңа ел бизәлеше конкурсына йомгак ясадылар.

Районнар буенча иң яхшы чыршы Мәләкәс аръягында урнашкан. Икенче урында – «Энергетик» мәдәният сарае янындагы чыршы. Өченчедә – Җиңү паркындагы чыршы. 
Коммерцияле компанияләре арасында иң яхшы бизәлгән бина – АКИБАНК, икенчедә – «ЖилЭнергоСервис», өченче урында – «Татнефть»нең бер АЗСы.
Сәнәгать предприятияләренә килгәндә, иң бизәлгәне – «Татэнерго» – Чаллы җылылык челтәрләре филиалы булды. Икенче урында – «Чаллы икмәге», өченчедә – «КАМАЗ»ның пресс-рам заводы.  
Иң матур микрорайон исеменә 39 комплекс, Суар поселогы һәм «Солнечный парк» торак комплексы территорияләре лаек булды.
Бюджет оешмалары арасында җиңүчеләр исемлегендә 111нче санлы балалар бакчасы, 27нче мәктәп, 109нчы санлы балалар бакчасы. 

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләкләү