Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иң рәхәте - күлмәк үтүклисе түгел - ВИДЕО

ЮХИДИ хезмәткәрләре яңа форма киде. Әлеге җәйге форма футболка, чалбар, җәйге курткадан гыйбарәт.

Яңа киемнәрдә яктылык кайтаручы элементлар бар, шуңа моңарчы киелә торган  жилетларның кирәге юк. “Иске форма әле тулысынча кулланыштан чыкмады, хезмәткәрләр икесенең берсен кияргә хокуклы. Тик моңарчы күлмәк үтүклисе булса, яңа формалар бу эшне җиңеләйтте. Футболка киясе дә, өстеннән җәйге куртка эләсе. "Безнең 160 юлда эшләүче хезмәткәр дә яңа  кием белән тәэмин ителде,”- ди пропаганда бүлеге җитәкчесе Илдар Гайнуллин.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Чаллыда юл иминлеген тәэмин итүгә багышланган ике операция гамәлдә -  “автобуслар” һәм “җәяүлеләр” ункөнлеге. Ул турыда монда язган идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев