Якташыбыз Эльмира Галимова  «Ел татарлары» номинациясендә җиңде
Яңалыклар тасмасы

Якташыбыз Эльмира Галимова «Ел татарлары» номинациясендә җиңде

«Мин үземнең татар халкым белән горурланам», – ди ул.

Чаллы кызы, күренекле композитор, татар энциклопедия институты директоры Эльмира Галимова «Миллиард.татар» редакциясе үткәргән бәйгедә «2024 ел татарлары» номинациясендә җиңде. 

Якташыбыз әлеге бүләккә ихлас сөенгән. Аның белән әңгәмә монда чыккан иде. 

«Бу бүләк өчен мин бик шат. Минем иҗатымны һәм фәнни эшчәнлегемне бәяләгән өчен тыңлаучыларыма, бәйгене оештыручыларга рәхмәт. Мин үземнең татар халкым белән горурланам. Киләчәктә дә халкыма хезмәт итәрмен », – диде Эльмира Галимова.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Җиңүчеләр Эльмира Галимова директор

Нет комментариев