Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Янгында зыян күргән эшмәкәр Сергей Костарев: «Башта мең төрле сорау»

15 ел буе төзегән бизнесын ул яңадан башларга уйлый.

«Мин дә запчастьләр сата идем. Күмпе акча югалтканымны әйтәсем дә килми. Бик күп. Хәзер башта мең төрле сорау. Бөтенесен дә үзем башлаган идем. Тагын яңадан аякка басарга туры киләчәк. Авыр булачак», – ди эшмәкәр Сергей Костарев. 

«Гараж-500»дә «Уенчык» дип аталучы зур павильон да зыян күрде. Анда уенчыктан тыш, велосипед, спорт җиһазлары да сата иделәр. 
«Әлеге базар халык арасында популяр иде. Эшмәкәрләр бөтен күңелләрен биреп бер ялсыз эшләделәр. Нәтиҗәдә менә шундый фаҗига бөтен планнарны бозды», – ди менеджер Дмитрий Тонконог. 

Исегезгә төшерәбез, "Гараж 500"дә янгын шимбә кич, сәгать 6 тулып киткәч чыкты. 100гә якын эшмәкәр зыян күрде. Алар турында моннан укыгыз:

Лилия Хисамова: “Әни тынычландыру дарулары белән генә тора”

Закирҗан Хуҗин: “Намазны укып бетергән идем, янгын дип шалтыраттылар”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев