Яңа елда ярминкәләрнең кайчан башлануы билгеле.
Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдә чираттагы ярминкәләр 27 декабрьдә була.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, ТР Премьер-министр урынбасары Марат Җаббаров ярминкәләргә барып аларның әһәмияте турында әйтте.
Узган ярминкәләрдә барлыгы 1 млрд 466 млн сумлык товар сатылган. Халык 6,9 тонна яшелчә (шул исәптән бәрәңге), 300 тонна сөт, 801 тонна шикәр, 1 мең тоннадан артык ит һәм 2 млн данәдән артык йомырка сатып алды.
Яңа елда ярминкәләр март аенда башланыр дип көтелә.
Нет комментариев