Иделдә баткан теплоход пассажирларының берсенә табиб ярдәме кирәк булган - ВИДЕОЛАР
Яңалыклар тасмасы

Иделдә баткан теплоход пассажирларының берсенә табиб ярдәме кирәк булган - ВИДЕОЛАР

Кичә Иделдә баткан теплоходтагы пассажир хатын медицина ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Аңа табиблар урында ук ярдәм күрсәткән. «Хастаханәгә салу таләп ителмәде», – дигәннәр ведомствода.

Кичә көндез Югары Ослан районында Иделдә пассажир теплоходы батты. Һәлак булучылар юк. Пассажирларны «Добрый! теплоходы Казан елга портына алып кайтты. Ул турыда монда язган идек.

Иделдә теплоход батканнан соң беренче минутларны видеога төшереп алганнар.

 


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев