Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ике урында эшләсәң, пособие сорап эш бирүчеләрнең теләсә кайсына мөрәҗәгать итәргә була?

Укучыларның соравына «Ваше право» юридик үзәге җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирде.

Сорау: Хәерле көн! Биш ел инде мәктәптә аш пешерүче булып эшлим. Бер үк вакытта балалар бакчасында сакчы хезмәтен дә алып барам. Ике эшемдә  дә рәсми төстә теркәлгән. Бала туганнан соң тиешле пособиене алырга миңа кемгә мөрәҗәгать итәргә?

Җавап: Исәнмесез! «Вакытлыча эшкә сәләтсезлек очрагына һәм ана булу сәбәпле мәҗбүри социаль иминиятләштерү турында»гы Федераль Законның 13 маддәсе, 2 пункты нигезендә, иминиятләштерелгән зат иминиятләү очрагы башланган көнгә берничә иминиятчедә теркәлгән һәм алдагы ике календар елда да шул ук иминиятчеләрдә эшләгән очракта, вакытлыча эшкә  сәләтсезлек, йөклелек һәм бала тудыру буенча пособиеләр аңа иминиятче тарафыннан теләсә кайсы иминиятләүчедән билгеләнә һәм түләнә. Ә бала тәрбияләү буенча ай саен түләнә торган пособие иминиятчеләрнең берсе тарафыннан (иминиятләштерелгән затның теләге буенча) эшләгән чордагы уртача хезмәт хакыннан чыгып билгеләнә һәм түләнә. Хезмәт урыннарындагы эш стажыгыз биш ел тәшкил итә һәм Сез эш бирүчеләрнең теләсә кайсына мөрәҗәгать итә аласыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сорау җавап