Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җимеш бирүенә шикләнәм

Җылытылмый торган теплицада кызык өчен кедр, әстерхан чикләвеге һәм хөрмә (финик түгел) төшләре утыртып куйдым.

Барысы да тишелеп чыкты. Икенче елны яз көне кедр белән әстерхан чикләвеген ачык һавага күчердем, үсеп киттеләр. Ә хөрмәне теплицада калдырдым, кышка төбенә коры опилка салдым. Ул шунда ике кыш кышлап, теплица биеклеге булып үсте. Күп урын алып, комачаулый башлагач, җәй уртасында күчереп утыртырга булдым. Казырга тотынгач, тамыр өлеше бик көчле булып чыкты. Тамырын көч-хәл белән ала алган кадәр алып (теплицага яшелчә утыртылган, ныклап казырга комачаулый), ачык һавага утыртып куйдым. Тамыры бик аз алынды, үзәк тамырының яртысы да чыкмады. Көннәр кызу, коры торды, көнгә икешәр тапкыр су сиптем. Өске өлешен яртылаш кистем. Хөрмәм корымады да, үсмәде дә. Шулай кышка керде. Кышка тамырын калын итеп коелган яфрак белән капладым, өстен төреп куйдым, кар яугач, кар өйдем. Хөрмәм исән-сау кышлап, яз көне яфрак ярды. Хәзер инде шундый хәлдә өч кыш кышлады, быел дүртенче кышы, барлыгы алтынчы елын үсә. Тик күчереп утырткач, бик үсеп китә алмый, тамыры нык зәгыйфьләнгәндер мөгаен. Хөрмәм үсеп, чәчәк атып җимеш бирер дип уйламыйм. Минем өчен аның безнең якта үсә алуы, узган елгы салкын кышта өшемәве үк могҗиза. 

Фәния ИБРАҺИМОВА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев