Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иммунитетны ничек ныгытырга?

Иммунитетны ныгыту өчен сәламәт тормыш алып барырга кирәк. Табиб Гөлназ Вәлиуллина әйтүенчә, беренче чиратта организмны чыныктырырга: күбрәк саф һавада булырга, бүлмәләрне ешрак җилләтергә, өйдә яланаяк йөрергә, контрастлы душ керергә кирәк.

Организмны ныгыту өчен витаминнарга һәм микроэлементларга бай һәм файдалы ризыклар белән туклану зарур. Түбәндәге ризыкларны рационыгызга кертегез:
1. Суган һәм сарымсак. Аларның составында полифенол, кверцетин, шулай ук бактерияләрне бетерүче фитонцидлар бар.
2. Кәбестә, брокколи, болгар борычы, шпинат, помидор. Әлеге яшелчәләрдә B2 һәм B6 витаминнары, төрле антиоксидантлар, цинк, азык җепселләре бар.
3. Җир җиләге, мүк җиләге, кура җиләк, виноград. Виноград составына көчле ялкынсынуга һәм шешкә каршы ревератрол, полифенол керә.
4. Скумбрия, кызыл балык. Бу диңгез продуктларында иммунитет өчен кирәкле A, D, B6, B12 витаминнары, селен һәм аминокислоталар бар.
5. Организмны ныгыту өчен яшел чәй, гөлҗимеш суы, яңа өлгергән җиләк-җимешләрдән соклар файдалы. Яшел чәй үз эченә бик күп антиоксидантлар алган, ә гөлҗимеш – аскорбин кислотасы чыганагы.
6. Бал – B витамины, каротин, аскорбин кислотасының югары концентрациясе аркасында иммунитетны ныгыта торган продукт. Көненә бер аш кашыгы бал кабып кую инфекцияләр булдырмауны бик күпкә арттыра.
7. Тәмләткечләр, куркума, имбирь, җитен мае, керән. Кайбер мәгълүматларга караганда, куркума һәм имбирь тамыры организмны яман шеш авыруларыннан да саклый. Җитен маенда исә омега-3 һәм E витамины югары. Бу үсемлек мае иммунитет өчен генә түгел, ә кайбер органнар өчен дә файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек иммунитет