Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иң тырыш сыйныф өчен соңгы кыңгырау яңгырады

Чаллының 54нче гимназиясен быел 20 укучы тәмамлый

Бүген Чаллының 54нче гимназиясендә иң тырыш сыйныф өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Укытучылары әйтүенчә, 11нче сыйныфны тәмамлаучы егет-кызларны тырышлык, үҗәтлек, татулыклары белән аерылып тора. Мәктәп белән саубуллашу бәйрәмен да алар үзләре әзерләгән. 

Гүзәл Вахитова күңелле бәйрәмдә аңа бераз моңсу булуын яшерми. Чөнки классташлары, дуслары, укытучылары белән аерылу бик авыр. Иң ошаган момент – сюрприз әзерләүләре белән дә бүлеште: ” Әти- әниләр,  укытучылар өчен йөрәк итеп ясалган шарлардан зур йөрәк ясадык. Аның “тибеше” аша мәхәббәтебезне, хөрмәтебезне белдерәбез”. 

Чыгарылыш укучыларының әти-әниләре өчен дә дулкынландыргыч көн бу. “Улым Руслан горурланып йөрде мәктәпкә. Чөнки монда татар мохите хөкемлек сөрә.  Татар телендә сөйләшкән балалар белән бердәм булып, матур итеп укыдылар”  дип уртаклашты Рузилә Гатина. Киләчәктә балаларының юлы якты булуын теләде ул,  ата-аналар исеменнән мәктәп коллективына  рәхмәтләрен җиткерде. 

Бәйрәмдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов, шәһәр Советы депутаты Андрей Елантьев та катнашты. Депутат үзенең мәктәпне тәмамлаган елларын искә алды: “Мине “троечник” дип атарга була. Югары уку йортына керер өчен кирәкле фәннән имтиханны кәнагатьләнерлек билгесенә генә тапшырдым. Тик, игътибар итегез, институтка кергәндә мин аны 5легә бирдем. Хәзер, күргәнегезчә, мин уңышлы гына эшлим, минем җитәкчелемдә 150 кеше бар.  Сезгә дә тырышып, үз максатыгызга ирешүегезне телим!”- диде ул.

Ахырдан, традиция буенча, егетләр-кызлар парлашып, вальс әйләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев