Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Иремне күрше хатыныннан тартып алдым

Кеше бәхетенә тимә дисәләр дә...

Кеше бәхетен урлап бәхетле булармын димә, дип әйтүләре һич тә дөрес булып чыкмады. Яшебез олы булса да, күптән түгел яраткан тормыш иптәшем белән Көмеш туебызны уздырдык. 5 бала тәрбияләдек, шөкер, барысы да акыллылар, эшчәннәр, тырышлар, әти-әни дип үлеп торалар. Үзебезне бәхетле дип курыкмыйча әйтә алам, чөнки бер-беребезне кадерләп кенә торабыз. 

Иремне мин вакытында күрше хатыныннан тартып алдым. Бик юаш, кулы эшкә ятышлы күршемне тәмле өй ашлары әзерләп, кер юу машинасын каратырга чакырдым. Ни өчен дисезме? Чөнки аның хатыны эшләми дә, өйдә дә утырмый, урам буйлап гайбәт чәйнәп, кешедә ашап үз корсагын «туендырып» йөри торган шапшак бер кеше иде. Ә ире эштән гел генә буш, җыелмаган, аш-су әзер түгел салкын йортка кайтып керә. Аннары җаен табып мин аның каршысына «ялгыш» кына килеп чыгам да, хәлләре белән кызыксынам, ярдәмгә килергә әзер торганымны белдерәм. Ә беркөнне өемә чакырдым да, шуннан беркая да үземнән җибәрмәдем. Соңыннан хатыны күпме талашып йөрде. Хәйдәрем исә үзенә әйләнеп тә карамады. Мин аны бүген дә эштән тәмле ризыклар пешереп, гел елмаеп, җылы сүзләр белән генә каршылыймын. Ташлап китүеннән куркып түгел, яратканым өчен! Өйгә ул җаны-тәне белән ял итәргә кайта. 

Күрәм, ул бүген дә миңа элекке кебек үк гашыйк. Ир-атның йөрәгенә юл аның ашказаны аша үтә дип әйтәләр бит, бу да бик дөрес. Ә хатыны икенче кабат кияүгә чыкты, ләкин бәхете булмады. Ире эчә, эшләми, өстәвенә кыйный да әле. Ир кадерен белми яшәүче хатыннар арабызда бик күп, кайберәүләр шундый яхшы кешеләрне юкка чыгаралар. Андый хатыннардан ирләрен тартып алу, минемчә, гөнаһ эш түгел. Әгәр ялгышсам, иремне бәхетле итә алганым өчен Аллаһым барыбер мине кичерер, дип уйлыйм.

Наилә Р.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев